Барлык яңалыклар
Фаҗигаләр
3 июль 2017, 16:31

Халык Сабан туенда калган, ә авылдан давыл үткән

Татарстанның Питрәч районы Тугаш авылында 2 июльдә булган көчле давылдан соң 11 төзелеш корылмасына зыян килгән.

Татарстанның Питрәч районы Тугаш авылында 2 июльдә булган көчле давылдан соң торгызу эшләре бара, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы Баш идарәсе матбугат хезмәте.


Тугаш авылында көчле җил нәтиҗәсендә 11 төзелеш корылмасына зыян килгән, аларның берсе торак йорт, җидесе дача йорты, өчесе мунча. Вакыйга урынына Питрәч янгын сүндерү-коткару гарнизонының оператив төркеме, район электр челтәре хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыгы һәм администрация вәкиле килгән.


Давыл нәтиҗәсендә газ һәм су белән тәэмин итү җиһазларына зыян килмәгән.


Хәзерге вакытта электр линияләре торгызылган. Зыян күргән биналарны тикшерү һәм торгызу буенча эшләр алып барыла. Төзелеш бригадасы белән берлектә иминиятләштерү компаниясе хезмәткәрләре зыянның күләмен ачыклау һәм иминиятләштергән биналар хуҗаларына акча түләү буенча корылмаларны карап чыгачак.


Эшләрне 15 июльгә төгәлләргә уйлыйлар.


Ә Шәле авылында мондый хәл булганда халык Сабантйда калган. Авы буйлап бер полоса давыл үтеп киткән. Нәтиҗәдә, авылның бер өлеше хәрәбә хәлендә: кемнең өй түбәсе юк, кемнең гаражын урыныннан кузгалткан, хәтта нигезеннән күчереп куелган корылмалар да бар.


–Авылда Сабан туе иде, – ди Шәле авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов. –Бәйрәм урман эчендә безнең. Кичке сәгать 4 белән 5 арасында әзрәк җилләп алды, яңгыр яуды. Әмма бу артык комачауламады, халык рәхәтләнеп бәйрәм итте, күңел ачты. Шуннан соң, Сабан туен тәмамлап, авылга кайтсак, ис-акыл китте. Авыл урамнары түбә калдыклары, калай, шифер белән тулган. Кайберәүләр түбә калайларының кайда икәнен дә белми хәтта. Түбә генә түгел, фронтоннар да юк, өй үзе дә ярылган. Кунак өен нигезеннән куптарып алып, кырыйга күчереп куйган.


—Без үзебез Сабантуйда идек, әниләр өйдә, – ди зыян күрүче Гөлфинә Камалиева. – Урман эчендә җилле яңгыр гына явып узгач, авылда мондый хәлләр бардыр дип уйламадык та без. Кайтсак, хәйран калдык. Безнең йортның түбәсе дә, фронтон да юк. Гаражның стеналары какшаган, өйнең арткы почмагында мунча иде, анысының да кирпечләре урыныннан кузгалган. “Бер минут та булмады”, - диләр, әмма шуның кадәр зыян салып өлгергән. Менә бүген өмә авылда, түбәләрне сүтеп, яңадан коралар. Бәхеткә, йорт-җиребез иминиятләштерелгән иде.


Нурлат һәм Чирмешән районнарын гарасаттан соң нәкъ бер ай үткәч кабатланган табигать казасы.

Чыганак: Интертат.
Читайте нас: