Барлык яңалыклар
Фаҗигаләр
2 июль 2017, 23:30

Фаҗига.Татарстанда матәм игълан ителгән, Сабан туйлары кичектерелгән

Фаҗига нәтиҗәсендә 13 кеше һәлак булган (шуларның 2се бала), 15 кеше зыян күргән. 12 кеше хастаханәдә, тагын өчесе амбулатор дәвалануга озатылган. Һәлакәт нәтиҗәсендә җинаять эше кузгатылган. Фаҗига белән бәйле рәвештә, Татарстанда матәм игълан ителгән һәм район сабан туйлары кичектерелгән.

Татарстанның Зәй шәһәреннән чыгу юлында пассажир автобусы һәм “КАМАЗ” бәрелешкән юл-транспорт һәлакәте урыныннан видео чыгарылган.

Кадрларда тулысы белән янып беткән автобус корпусы һәм кюветка төшкән йөк автомобиле күренә.

Искәртеп үтик, бүген төнлә 00.37 сәгатьтә, Зәйдән чыгып, Әлмәткә бару юлында “Неоплан” пассажир автобусы “КАМАЗ” йөк автомобиле белән бәрелешүе хакында хәбәр ителгән иде. Бәрелешкәннән соң “Самара – Ижевск" автобусы юл кырыена төшеп, янып киткән.
Фаҗига нәтиҗәсендә 13 кеше һәлак булган (шуларның 2се бала), 15 кеше зыян күргән. 12 кеше хастаханәдә, тагын өчесе амбулатор дәвалануга озатылган. Һәлакәт нәтиҗәсендә җинаять эше кузгатылган. Фаҗига белән бәйле рәвештә, Татарстанда матәм игълан ителгән һәм район сабан туйлары кичектерелгән.
Һәлак булучыларның туганнары өчен кайнар линия эшли.

Чыганак:Интертат.


Читайте нас: