Барлык яңалыклар
Фаҗигаләр
14 июнь 2017, 18:07

Көчле яңгыр җәйге ташкынга китергән

Яңгыр туктамый дип без зарланабыз. Аның чиләкләп койган урыннары да бар икән. Күрше төбәкнең Мөслим районында көчле яңгырдан соң, тау елгасын хәтерләткәндәй, басулардан су аккан.

Яңгыр туктамый дип без зарланабыз. Аның чиләкләп койган урыннары да бар икән. Күрше төбәкнең Мөслим районында көчле яңгырдан соң, тау елгасын хәтерләткәндәй, басулардан су аккан.
Яңгыр үтү белән социаль челтәр кулланучылары коточкыч фото һәм видеолар урнаштыра башлаган. Ташлыяр авылында, мәсәлән, яңгыр чиләге белән койган, бакча түтәлләре, ихаталар су астында калган.
Басуларда үзе коточкыч хәл. Җәйге ташу башланган, диярсең. Мөслимлеләр юллаган видеолардан күренүенчә, басу урталарыннан елга аккандай яңгыр суы төшә.
Чыганак:Интертат.
Читайте нас: