Барлык яңалыклар
Фаҗигаләр
13 июнь 2017, 12:25

Бәрелүдән кеше гомере өзелгән

Кичә республика юлларында тугыз урында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә, тугыз кеше тән җәрәхәтләре алган, ә бер авария кеше гомере өзелүгә китергән.

Хәбәрдарлык чаралары фаҗиганең Учалы районы җирлегендә теркәлүе турында хәбәр итә. Полиция мәгълүматларына караганда, Белорет-Учалы-Миасс юлының 21нче километрында, автомашина белән идарә итүгә хокук бирә торган таныклыгы булмый торып, ВАЗ-2106 руле артына утырып чыккан 61 яшьлек ир, юлда идарәне югалтып каршы хәрәкәт юлына чыга һәм "Renault Sandero" автомашинасына бәрелә.
ВАЗ-2106 водителе фаҗига урынында һәлак булган.

Чыганак: sterlegrad.ru.