Барлык яңалыклар
Эшкуарлык
22 Май , 14:43

«Хатын-кызлар бәхете территориясе» Бөтенрусия ачык академиясендә -балтачлылар

Балтач районы делегациясе 17-18 майда Уфада узган «Хатын-кызлар бәхете территориясе» Бөтенрусия ачык академиясендә катнашты.

«Хатын-кызлар бәхете территориясе» Бөтенрусия ачык академиясендә балтачлылар
«Хатын-кызлар бәхете территориясе» Бөтенрусия ачык академиясендә балтачлылар

"Балтач районы делегациясе 17-18 майда Уфада узган «Хатын-кызлар бәхете территориясе» Бөтенрусия ачык академиясендә катнашты. Форум мәйданчыкларында сәламәтлек, психология, гаиләдәге мөнәсәбәтләр һәм кешелекнең матур яртысының тормышта  үз урынын табу, хыялларын чынбарлык итү буенча   мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
«Бизнес-акселератор LADY007» мәйданчыгында «Бизнестагы хатын-кызлар» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы проекты буенча эшкуарлар Лиана Сәхипова, Ирина Бурханова, ҖЧҖ «Династия»   табибы Эльвина Кагирова катнаштылар.

Балтач районы катнашучылары форумнан бик күп кызыклы һәм файдалы нәрсәләр алдылар, үз белемнәрен эштә кулланачаклар дип ышанам!"—дип социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә район Xакимияте башлыгы Илгиз Субушев ышанычын белдереп язган.

 Тәҗрибә уртаклашу йөзеннән мондый чараларда катнашу яхшы этәргеч бирергә мөмкин. Тырыш хезмәттә үзләрен тапкан якташларыбызга уңышлар телик.

«Хатын-кызлар бәхете территориясе» Бөтенрусия ачык академиясендә балтачлылар
«Хатын-кызлар бәхете территориясе» Бөтенрусия ачык академиясендә балтачлылар
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: