Барлык яңалыклар
Эшкуарлык
15 апрель , 16:05

Яшь эшкуарларга – яшел ут

Шәхси эшкуар Альмир Хәйдәршин үз эше белән “кайнап” яши.

Яшь эшкуарларга – яшел ут
Яшь эшкуарларга – яшел ут

Соңгы елларда районда шәхси эшкуарлык өлкәсе зур үсеш алды. Бу бик катлаулы, күпкырлы һәм тынгысыз өлкә, дисәк ялгыш булмас. Монда теләсә кем булдыра алмый. Ул бер үк вакытта тиз арада төрле җитди карарлар кабул итә белергә, кешеләр белән аралаша һәм эшли белергә, үз-үзенә ышанычлы булырга һәм, иң мөһиме, көчле сиземләү сәләтенә ия булырга тиеш. Мондый сыйфатларның барысы да эшсөярлеге белән уңышларга ирешкән Альмир Винер улы Хәйдәршинга  хас.

Райондашыбыз 2023нче елның мартында эшкуарлык сәгатендә “БулоЩки” кафе-пекарня ачу планнары белән мөрәҗәгать итә.

Шул ук көнне аның бизнес-планы карала һәм Альмир яшь эшкуар буларак субсидия алу конкурсында катнаша ала дигән карар кабул ителә. Нәтиҗәдә ул конкурсның барлык этапларын да уңышлы үтеп, 500 мең сумлык грант ота. Бу ярдәмгә кафе өчен бинаны арендага ала, ремонт ясый һәм кирәкле җиһазлар сатып ала.

Тиздән Иске Балтач үзәгендә "БулоЩки” дип аталган заманча кафе-пекарня ачыла. Ә көзен эшкуарларга ярдәм итү муниципаль программасы буенча Альмир Хәйдәршин өстәмә җиһазлар сатып алу өчен 300 мең сум күләмендә субсидия алу бәхетенә ирешә.

Киләчәктә яшь эшкуар үзенең “БулоЩки” кафе-пекарнясының брендын теркәргә һәм авыл җирлегендә шәһәр стандартларын кертергә планлаштыра.

Эшкуарларны һәм үз эшләрен башларга теләүчеләрне район Хакимиятендәге “Эшкуарлык сәгате”ндә көтәләр. Гаризаны https://investrb.ru/  сылтамасы буенча Башкортстан Республикасының Инвестиция порталы яки 8(347-53)2-10-66 телефон номеры аша бирергә була.

Автор:
Читайте нас: