Барлык яңалыклар
Эшкуарлык
19 декабрь 2023, 14:23

"Бизнестагы казанышлары өчен" медале белән балтачлы бүләкләнде

"Перспектива" төбәк үсеше фондының "Бизнестагы казанышлары өчен" медале белән Балтач районы Иске Балтач авылыннан шәхси эшмәкәр бүләкләнде.

"Балтач районы Иске Балтач авылыннан шәхси эшмәкәр Әлфия Садикова "Бизнестагы казанышлары өчен" медале белән бүләкләнде. Мәскәүдә «Ел кешесе – 2023» премиясен тапшыру тантанасы узды (GOLDFOND CLUB версиясе буенча). Иң кадерле бүләкләрне Россия төбәкләренең нәтиҗәле эшмәкәрләре һәм бизнес җитәкчеләре алды. Хөрмәтле Әлфия Муллагали Кызы! Сезне чын күңелдән лаеклыойерегез белән котлыйм! Сезгә сәламәтлек, бизнес үсеше һәм уңышлар телим!"-дип социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев язган.

Якташыбызга эшендә уңышлар телик. Тырышлык нәтиҗәле булуын бу мисал  ачык дәлилли.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: