Барлык яңалыклар
Эшкуарлык
8 сентябрь 2023, 13:31

Эшкуарның эше белән танышканда

Штәнде авылына барып, эшкуар Рамил Хаковның эше белән  якыннан район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев танышып кайта. 

Эшкуарның эше белән танышканда
Эшкуарның эше белән танышканда

"Рамил Радифович бизнеста үз урынын ала һәм агач әзерләү һәм агач материаллары белән уңышлы шөгыльләнә. Торак йортлар һәм дача участоклары төзү өчен агач материаллары һәм комплектлаучы материаллар җитештерүдән тыш, бизнесмен массивтан җиһазлар җитештерү буенча яңа проектны гамәлгә ашыра башлый. Чираттагы эшкуарлык сәгате кысаларында бизнесны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар",-дип социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев язган. Тырышлар заманында төрле юнәлештә үзләрен сынаган булдыклылар соклану хисе уята. Башлангычлары уң булсын. Тик яхшы нәтиҗәләргә генә ирешергә язсын.

Эшкуарның эше белән танышканда
Эшкуарның эше белән танышканда
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: