Барлык яңалыклар
Эшкуарлык
1 июль 2023, 05:00

Җиләк тансык быел

Төрлечә килә ел. Быел җиләге дә тансык. Алма, груша да юк диярлек.

Башкортстан районнарында җиләк җыеп сатучылар  турында хәбәр бар. Каен җиләге юк дәрәҗәсендә, ә җир җиләге бераз бар, имеш. Мәсәлән, Баймак районында бер чиләген 1300-1500 сумга сатучылар бар икән. Базарда да бәяләр төрлечә. Быел җиләк-җимешнең кадерен белеп кенә җыярлык. Тапсаң әгәр...

Сабыр булыйк, икенче елларда мул уңышлы, җиләкле җәйләр булыр әле. Былтыр әзерләгән кайнатмаларын кулланып торырга туры килер, мөгаен. Ел да җиләк мул булып торса икән.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: