Барлык яңалыклар
Эшкуарлык
13 март 2023, 17:18

Коворкинг-үзәктә фәһемле очрашу

Коворкинг-үзәктә район икътисады үсешендә генә түгел, җәмәгать тормышында да актив катнашкан хатын – кыз эшмәкәрләр очрашуы узды.

Коворкинг-үзәктә фәһемле очрашу
Коворкинг-үзәктә фәһемле очрашу

"Очрашу рәсми булмаган шартларда чәй эчеп узса да, уңышлы хатын-кызлар социаль эшкуарлык, лизингка җиһазлар сатып алу, ташламалы шартларда кредитлар һәм микрозаймнар алу кебек мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Яшьләр эшкуарлыгы перспективалары турында аерым фикер алыштылар",-дип социаль челтәрләре сәхифәсендә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев язган.

Эшкуарлык өлкәсендә уңышка ирешкән якташ-хатын-кызларыбыз  заман белән бергә атлаулары, алдынгы карашта булулары белән соклану хисләре уята. Булдыклылар эш башлар  алдыннан киңәшләшүе эзсез калмас, яхшы нәтиҗә бирер.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: