Барлык яңалыклар
Эшкуарлык
14 октябрь 2022, 18:32

Чираттагы "Эшмәкәрлек сәгате" үтте

Чираттагы "Эшмәкәрлек сәгате"ндә районда яшәүченең бетон җитештерү буенча бизнес-проекты турында фикер алыштылар.

Чираттагы "Эшмәкәрлек сәгате" үтте
Чираттагы "Эшмәкәрлек сәгате" үтте

Әзер бетонга ихтыяҗ зур – районда торак һәм сәнәгать объектларын интенсив төзү бара. "Проектның бәясе-10 млн. сум, 2 эш урыны булдыру планлаштырыла. Проектны тормышка ашыру өчен шәхси эшмәкәр җитештерү өчен җир бирүне сорый. Без закон кысаларында эшкуарлыкка һәрвакыт ярдәм күрсәтергә әзер. Исегезгә төшерәбез, район эшкуарлык җәмәгатьчелегенә ярдәмгә атна саен «Эшмәкәрлек сәгате» форматында очрашулар үткәрәбез, анда бизнес-проектларны , идеяләрне карыйбыз һәм проектларны тормышка ашырганда барлыкка килгән мәсьәләләрне хәл итәбез. «Эшмәкәрлек сәгате» 8(34753)2-10-66 телефон номеры буенча язылырга мөмкин"—дип социаль челтәрләрендәге үз профилендә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев язган.

Тәвәккәлләргә, димәк, беренче адымны ясарга кирәк.

 

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: