Бу юнәлештә эшкуарның тәҗрибәсе бар инде. 2.5 сутый җиргә 1200 үсенте утыртылган. Эш күләмен киңәйтү өчен 48-50 сутый мәйданлы арендага җир участогы кирәк. Район Хакимияте башлыгының беренче урынбасары - авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Фларит Хәбипов җаваплы вәкилләргә проектны гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтергә кушты.
Тәвәккәллек таләп ителгән юнәлештә булдыклылар төрле эштә үзләрен сыный. Табигать шартларына бәйле эштә бу сыйфат һәм иң мөһиме- тырышлык таләп ителә.