Барлык яңалыклар
Эшкуарлык
17 гыйнвар 2022, 11:40

Инвесторга ярдәм чаралары булачак

Үсемлекчелекне үстерү буенча бизнес-проект белән Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировның Инвестиция сәгатенә килде.«Мичуринский» ҖЧҖ— проект авторы.

Үсемлекчелекне үстерү буенча бизнес-проект белән Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировның Инвестиция сәгатенә  килделәр. «Мичуринский» ҖЧҖ проект авторы, терлекчелек өлкәсендә эре инвестор, 2011нче елдан дуңгызчылык тармагы белән шөгыльләнә. Ә 2021нче елда инвестор үсемлекчелек юнәлешендә дә курс ала: көздән фураж ашлыгы җитештерү өчен 3000 га арендага бирелгән җир сөрелгән. 2024нче елга кадәр инвестор 50 эш урыны булдырачак һәм яңа юнәлешне үстерүгә 240 млн. сумнан артык акча кертәчәк. Радий Фәритович проектны хуплады һәм хокукый кануннар кысаларында ярдәм күрсәтергә йөкләде. Инвесторга ярдәм чаралары сыйфатында җиһазлар сатып алуга чыгымнарның бер өлешен компенсациялиләр.

 

Автор:Римма Валиева
Читайте нас: