Барлык яңалыклар
Эшкуарлык
29 Май 2021, 06:30

Балтачта уңышлы эшләгән эшкуарларның берсе ул — Гөлүсә Әмирҗанова

Балтач районында уңышлы эшләгән эшкуарлар күп. Шуларның берсе инде шактый тәҗрибәле, әйдәүче эшкуар Гөлүсә Әмирҗанова.

Балтач районында уңышлы эшләгән эшкуарлар күп. Шуларның берсе инде шактый тәҗрибәле, әйдәүче эшкуар Гөлүсә Әмирҗанова.
Бөтенрусия эшкуарлар көне уңаеннан районда үткән тантанада шәхси эшкуар Гөлүсә Әхмәди кызы Әмирҗанова Башкортстан Республикасының Эшкуралыкны үстерү дәүләт комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Бүләкне Хакимияте башлыгының эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча урынбасары Ләйсән Хаметова тапшырды.
—Гөлүсә Әхмәди кызы пандемия чорында үз теләге белән өендә битлекләр тегеп бушлай таратты. Афәрин, Гөлүсә Әхмәди кызы! — диде Ләйсән Кадим кызы һәм чарада катнашкан эшкуарларга саулык, хезмәт уңышлары теләде.
Бүләкләнгән әйдәүче эшкуар Гөлүсә Әмирҗанова, үз чиратында, шатлыгын уртаклашып барлык коллегаларына ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм сафларының ишәюен, хезмәтләренең зур сорау белән файдалануын, эшкуарларның халыкка да, җәмгыятебезгә дә кирәкле кешеләр булуларын теләде.
Авторф отосы
Читайте нас: