Барлык яңалыклар
Эшкуарлык
28 Май 2021, 10:41

Балтач эшкуарлары мохтаҗларга ярдәм күрсәтә

Бөтенрусия эшкуарлар көне уңаеннан Балтач районында үткән тантанада шәхси эшкуралар (ирле-хатынлы) Илгизә һәм Байрас Солтангалиевлар хөрмәтләнде.

Бөтенрусия эшкуарлар көне уңаеннан Балтач районында үткән тантанада шәхси эшкуарлар (ирле-хатынлы) Илгизә һәм Байрас Солтангалиевлар хөрмәтләнде.
Солтангалиевлар Иске Балтач авылының “Көнъяк” микрорайонында икмәк-булка изделиеләре пешереп район халкын (аннан читтә яшәүчеләрне дә) яңа пешкән күпереп торган икмәк, пироглар белән тәэмин итә.
—Пандемия чорында Солтангалиевлар халыкка зур ярдәм кулы суздылар. Аз тәэмин ителгән, ялгызлары гомер кичергән, өлкән яштәге балтачлыларга бушлай икмәк, булка изделиеләре тараттылар. Ә Югары Карыш авылындагы катлаулы тормыш хәлендә калган балалар һәм үсмерләр өчен билгеләнгән социаль приютка мич ашлары илтәләр. Моны алар үз теләкләре белән бушлай башкаралар. Рәхмәт сезгә! — диде район Хакимияте башлыгының эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча урынбасары Ләйсән Хаметова Байрас Солтангалиевка Башкортстан Республикасының Эшкуралыкны үстерү дәүләт комитетының Мактау грамотасын тапшырганда.
—Пандемия булса да, булмаса да, без халыкка ярдәм итәчәкбез, — диде эшкуар Байрас Солтангалиев бүләкне кабул иткәч.
Изге гамәлегез үзегезгә дә рәхмәт булып кайтсын, эшкуар Солтангалиевлар!
Эшкуарларны һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан эшкуарларның район советы рәисе Марат Хәйруллин тәбрикләп җылы теләкләрен җиткерде, бердәм булырга өндәп, авыллар киләчәген кайгыртып яшәргә һәм эшләргә чакырды.
Автор фотосы
Читайте нас: