Барлык яңалыклар
Эшкуарлык
27 Май 2021, 15:25

Балтач эшкуарлары шарсыман тал агачлары утыртты

Бөтенрусия Эшкуарлар көне уңаеннан Иске Балтач авылының “Гаилә паркы”нда эшкуарлык атнасы чикләрендә шарсыман тал агачлары утырту өмәсе үтте.

Бөтенрусия Эшкуарлар көне уңаеннан Иске Балтач авылының “Гаилә паркы”нда эшкуарлык атнасы чикләрендә шарсыман тал агачлары утырту өмәсе үтте.
Чарага җыелган эшкуарларны район Хакимияте башлыгының эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча урынбасары Ләйсән Хаметова сәламләде. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан уңышлар, һәр башлангычның уңышка илтүен теләде. Районда 292 шәхси эшкуар, 12 юридик шәхес, 100 дән артык үзмәшгуль кеше эшчәнлек алып бара. Бирегә җыелган эшкуарларны Ләйсән Кадим кызы “иң-иңнәр” дип билгеләде. Бу көнне башлангыч бирелгән матур эш — агачлар утыртуга килгән эшкуарларга рәхмәт белдерде һәм бу изге эш бәйрәмебезне тагын да истәлеклерәк итәр, диде.
Эшкуарларның район советы рәисе Марат Хәйруллин котлауларны дәвам итеп авыллар киләчәгендә эшкуарларның роле турында фикерен белдерде.
Хезмәттәшләренә саулык, уңышлар теләде. Ел саен уңай эш башкарып районда истәлек булдырырга өндәде.
Иске Балтач авыл биләмәсе башлыгы Фәнис Шәймөхәмәтов районыбыз эшкуарларының тормышыбызда матур эз калдырырга тырышуларын билгеләде, башкарган эшләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Финаннс мөмкинлекләренең югарыга үрләвен, саулык теләде.
“Үзәк” мәчет имам-хатибы Филүс хәзрәт Камалтдинов эшкуарлык эшчәнлеге алып баруны гадел гамәл дип билгеләде һәм эшчәнлек алып баруда хәләл белән харамны бутамаска өндәде, кылган гамәлләре өчен ике дөнья файдасын күрергә насыйп итсен, диде.
Ләйсән Кадим кызы республикада эшкуарлыкны үстерүгә тоемлы өлеш керткән, һөнәри эшчәнлектә зур казанышларга ирешкән шәхси эшкуарлар Гөлүсә Әмирҗанова һәм Илгизә Солтангалиевага Эшкуарлыкны үстерү буенча республика дәүләт комитетының Мактау грамоталарын тапшырды. (Бүләкне Илгизә ханымның тормыш иптәше Байрас Солтангалиев кабул итте).
Яңа елга район үзәге мәйданын бизәүдә кактив катнашкан шәхси эшкуар Әдибә Нәҗметдиновага район Хакимиятенең Рәхмәт хатын тапшырды.
Аннары өмәгә җыелган эшкуарлар “Гаилә паркы” территориясендә утыз төп шарсыман тал агачлары утыртты. Су белән “Коммуналь хуҗалык” җәмгыяте тәэмин итте.
Өмәдән соң эшкуарлар алга планлаштырылган эшләр турында зур сөйләшү үткәреп, фикер алышып таралышты.
Автор фотолары һәм видеосы
Читайте нас: