Барлык яңалыклар
Эшкуарлык
17 ноябрь 2020, 11:00

Башкортстан эшкуарларын экспорт бизнесына өйрәттеләр

Башкортстан эшкуврлары «Экспорт форсаж» акселерация программасы буенча уку барышында үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. #национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан

Башкортстан эшкуврлары «Экспорт форсаж» акселерация программасы буенча уку барышында үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Моннан тыш, икенче агымда катнашучылар Казахстан һәм Үзбәкстан белән өч экспорт контракты төзи алдылар, дип хәбәр итә БР Хөкүмәте матбугат үзәге.
Тышкы икътисадый элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча БР комитеты рәисе Маргарита Болычева программа буенча укулар бушлай һәм «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе» федераль проекты, «Кече һәм урта эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты, шулай ук «Халыкара кооперациягә һәм экспортка ярдәм итүнең системалы чаралары» федераль проекты кысаларында субсидияләнә, дип сөйләде.
Республикада «Экспорт форсажы» ның беренче старты агымдагы елның 21 июлендә бирелде. Программада төбәкнең 12 компаниясе вәкилләре катнашты.
Читайте нас: