Барлык яңалыклар
Эшкуарлык
14 октябрь 2020, 12:35

"Ел эшкуары" конкурсы 15нче тапкыр оештырыла

Ул беренче тапкыр 2005 елда үткәрелде һәм соңыннан мөһим чараларның берсенә әйләнде. #национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан

Ул беренче тапкыр 2005 елда үткәрелде һәм соңыннан мөһим чараларның берсенә әйләнде. Конкурс ил Президенты Владимир Путинның май указлары нигезендә барлыкка килгән "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына булышу" милли проектын, шулай ук "Башкортстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкка булышу" дәүләт программасын тормышка ашыруга ярашлы уздырыла.
Чарада республикада теркәлгән, төрле өлкәдә кимендә ике ел эшкуарлык алып баручылар һәп предприятиеләр катнаша ала.
Узган елдагылардан аермалы буларак , быелгы конкурс ике өлештән тора. 10 сентябрьдән 20 октябрьгә кадәр барган сайлау (муниципаль) этабына район һәм шәһәр хакимиятләре тарафыннан гаризалар кабул ителә. Республика этабына үткән гаризалар 21 – 31 октябрдә карала. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы декабрьдә булачак.
Конкурсантларның эшмәкәрлеге 2019 ел нәтиҗәләре буенча башаланачак. Шулай итеп, иң яхшы эшкуарлар сәүдә, көнкүреш хезмәтләре, җитештерү, транспортировкалау һәм саклау, җәмәгать туклануы, өчен консалтинг хезмәте, туризм, креатив (иҗат) индустриясе, IT һәм санлы технологияләр, социаль җаваплы эшкуарлык, елның динамикадагы стартап дигән номинацияләр буенча сайлап алыначак.
Конкурсны эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты оештыра. https://biznestur.bashkortostan.ru/documents/active/311673/ сылтамасы буенча кереп, конкурсның нечкәлекләре белән танышырга мөмкин.
Читайте нас: