Барлык яңалыклар
Эшкуарлык
14 октябрь 2020, 12:52

Башкортстанда бизнес ачуга әзерлеккә тест эшләнде

Башкортстанда үз эшләрен ачуга әзерлеккә тест эшләгәннәр, дип хәбәр иттеләр төбәкнең яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгында. #национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан

Башкортстанда үз эшләрен ачуга әзерлеккә тест эшләгәннәр, дип хәбәр иттеләр төбәкнең яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгында.
Тестны барлык теләүчеләр уза ала, өстәвенә, ул түләүсез.
"Шәхси профильне тутырып, катнашучы бизнес булдыру һәм алып бару өчен кирәкле белем дәрәҗәсен тикшерә. Аннары аңа уен формасында тест тәкъдим итәләр. Шулай ук, бизнеска нигез салучы буларак, үз танышларын чакырырга мөмкин, яисә программа аларны сайтта теркәлгән реаль кешеләрдән үзе сайлап алачак",-дип аңлатты Башкортстан яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы матбугат секретаре Лилия Шамаева.
Тестта катнашкан һәр кеше аңа уңышлы эшмәкәр булырга ярдәм итәчәк практик тәкъдимнәр дә алачак.
Бизнес ачылуга әзерлеккә тест «кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектының «эшкуарлыкны популярлаштыру» төбәк проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Читайте нас: