Барлык яңалыклар
Эшкуарлык
28 март 2019, 18:20

Балтач эшкуарлары тудырган матурлык

Республика оешуның 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан район мәдәният сараенда үткән тантана көнендә мәдәният сарае фойесында эшкуарлар җитештергән продукциядән бай күргәзмә тәкъдим ителде.

Республика оешуның 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан район мәдәният сараенда үткән тантана көнендә мәдәният сарае фойесында эшкуарлар җитештергән продукциядән бай күргәзмә тәкъдим ителде.
Шунда очраттым мин Иске Балтач авылында яшәп үз эшләрен уңышлы җәелдергән уңган эшкуар ханымнарны.
Лилия Фазылбакова агачны лазер белән кисү һәм гравировкалау эшен үз иткән. Аның алтын куллары җитештергән сувенирларга сорау зур.
Әлфия Бәдртдинова исә „Лавка чудес” кибетен ачкан.
—Безнең шөгыльне бәйрәм агентлыгы дип атасак та дөрес. Бәйрәм чараларын оештыру, бизәү. Бизәү эшендә чәчәкләр, флористика, төрле шарлар, кабартылган шарлардан төрле фигуралар кулланабыз. Бокаллар, башка савыт-саба бизибез. Бәйрәм чараларын онытылмаслык итеп үткәрергә теләгән балтачлылардан заказлар күп, — ди Әлфия Радис кызы.

Читайте нас: