Барлык яңалыклар
Эшкуарлык
14 июль 2017, 17:54

Күләгәдәге бизнесны легальләштерергә вакыт!

Бүген район Хакимиятенең эшкуарлык эшчәнлеген координацияләү Советы утырышында күләгәдәге бизнесны легальләштерү мәсьәләләре каралды.

Законсыз эшкауарлык эшчәнлегеннән бүген кемгә зыян килә? Беренчедән, бюджет тулыланмый. Эшкуар предприятиесендә яллы хезмәт булган очракта, аның эшчеләре дә бүгенге көн акчасы белән генә яши дигән сүз. Чөнки рәсми рәвештә теркәлмәгән бизенесмен эшчесенең пенсия фондындагы исәбенә бер тиен дә акча күчерми бит.
— Рәсми рәвештә теркәлмәгән, хезмәт хакын конвертта бирергә каүнеккән эшккуарлар, эшегез никадәр җаваплы икәнлеген аңлыйсызмы. Бүгенге эшчеләрегез пенсиягә чыккач кайда минем пенсиям, дип якагаздын эләктереп алсалар, нишләрсез,—Пенсия фондының Балтач бүлекчәсе начальнигы Кадием Сәетов, бүген районда эшкуарлык эшчәнлеген координацияләү советы утырышында ясаган чыгышында.

Мәгълүм булуынча, бу көн Республика Башлыгының 23 июньдәге 165 санлы боерыгына ярашлы, көн тәртибенә законсыз эшкуарлык эшчәнлеген легальләштерү мәсьәләсен чыгарып, республикада эшкуарлык эшчәнлеген координацияләү советларының бердәм утырыш көне буларак билгеләнгән иде.
Чынлап та, көн кадагындагы мәсьәлә бу. Район үзәге урамнары буйлап китсәң, гараж саен автосервис, гараж саен Европа стилендәге ишек, тәрәзә җитештерү остаханәсе. Автомашинасы булган күпләр такси хезмәте күрсәтергә тырыша. Азмы-күпме осталыгы булганнар өй шартларында маникюр ясый, чәчтараш хезмәте күрсәтә. Яшерен бизнес белән шөгыльләнүче нигә мин хөкүмәтне баетырга тиеш дип карый. Миңа дәүләттән бер тиен ярдәм юк, дип караучылар да бар.
Бер санга игътибибар итик. Район Хакимиятенең Икътисад бүлеге начальнигы Сәлих Имаев билгеләвенчә, эшкуарлык эшчәнлеген башлап җибәрергә теләүчеләрне яклау максатлары(старт-апп) өчен район бюджетында барлыгы 400 мең сум акча каралган. Ә гамәлдәге эшкуарлар район бюджетына күбрәк акча кертү ягында булса, бу сумма күбрәк тәшкил итәр иде бит. Мисал өчен, Караидел районында бу сумма 3 миллион сумга тиң икән!
Тагын да саннарга күз салыйк, район Хакимиятенең Финанс бүлеге начальнигы Альбирт Хәмитов чяыгышыннан күренүенчә, бу көнгә район буенча 53 миллион сумга якын салымнар җыю каралган булса, үтәлеш --35 миллион сум. Моның нибары 31 проценты эшкарлар өлеше. Республика буенча бу күрсәткечне 50 проөентка җиткерү максаты куела. Ә үсешкән илләрдә эшкуарлар муниципаль бюджетның 70 проценттан артык өлешен тулыландыра икән.
Бүген эшкуарлык сферасына кемнәр килә? Күпчелек очракта теге яки бу сәбәп белән эшсез калганнар үз эшен җәелдерә. Бу өлкәне бөтенләй күз алдына китермәгәннәр дә кайча эшкуар булу максаты туа. Тик күп очракта андыйлар тернәкләнеп китә алмый. Бүген ил буенча индивидуаль предприятиеләрнең 3 проценты гына өч елдан күбрәк эшләгән эшкуарлык субъектлары икән. Статистикага караганда, эшкуарларның 90 проценты үз эшен җәелдергән елында ук предприятиесен яба. Мәсәлән, былтыр гына безнең районда 65 индивидуаль предприятие исәптән төшерелгән. Ә рәсми исптән чыгарылган эшкуар эшчәнлеген туктатамы? Ул тота да “күләгәдә” эшләүгә күчә. Эшкуарлар төрле санкцияләр аларның эшчәнлеген ябарга мәҗбүр итә, дип исәпли. Берәүләр фикеренчә, контроль-кассса машиналары кертүне таләп итү дә күпләрнең эшчәнлеген ябуга китерәчәк.
Ни дисәк тә, легаль эшчәнлек белән шөгыльләнгән эшкуарга беркем бернинди санкция кулланмый.
Эшкуарлыкны легальләштерү мәсьәләсе күтәрелә дә ул. Район прокуроры урынбасары Радмир Хәбиров билгеләвенчә, бизнены кләгәдә алып бару очраклары турында күрсәтмә белән район Хакимияте әле бер тапкыр да хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итмәгән
Утырышны район Хакимияте башлыгының төзелеш эшләре урынбасары Шамил Әхмәдуллин алып барды. Эшкуарлык эшчәнлеген координацияләү советы утырышында шулай ук районның Эшкуарлар советы рәисе Марат Хәйруллин, районара Нефтекама салым инспекциясе начальнигы урынбасары Рәфис Рәхмәтуллин эшкуар Илшат Галләмшин, Илшат Гыйсмәтуллин чыгышлары тыңланды.
Читайте нас: