Дин
1 Октября , 05:28

Шөкер итү нигьмәте, намаз кыйммәтләре

Тормышыбызда кайвакытта җитмәүчелекләргә игътибар биреп булганнарына шөкер итәргә онытабыз. Коръән аятендә: “Менә Раббыгыз: “Әгәр шөкер кылсагыз, Мин сезгә арттырырмын, әгәр кадерен белмәсәгез, хакыйкатьтә, Минем газабым көчле!” – дип җиткерде” (Коръән “Ибраһим” сүрәсе, 7 аять).

title
Шөкер итү нигьмәте, намаз кыйммәтләреШөкер итү нигьмәте, намаз кыйммәтләре
Шөкер итү нигьмәте, намаз кыйммәтләре

         Хәзерге заман белгечләре дә игътибарың кайда булса шул ягың арта диләр. Ислам дине шөкер итүне намаз уку белән дә боера. Намазда укыла торган “Әл-Фатиха” сүрәсенең аятьләрендә Аллаһыны мактау, данлау һәм дога: “Рәхимле шәфкатьле Аллаһы исеме белән башлыйм эшемне. Чын мактау галәмнәрне, бөтен мәхлукларны тәрбияләүче Аллаһыга тиешле. Аллаһы бу дөньяда барча кешеләргә мәрхәмәтле, рәхимле. Аллаһы ахирәт көненең патшасы. Ий тәрбиячебез Аллаһы! Без сиңа гына гыйбадәт кылабыз һәм һәр эшебездә синнән генә ярдәм сорыйбыз. Ий тәрбиячебез Аллаһы! Безләрне туры юлга күндер! (Туры юл – Коръән һәм сөннәт юлы). Ул юлны Син әүвәлгеләргә нигьмәт итеп бирдең, безләрне Сине ачуландырмаган һәм хак юлдан адашмаган кешеләр юлына күндер!”

         Намаз укуны Аллаһы әмер иткәнен күп аятьләрдә табабыз. Намаз шөкер йөзеннән, әмер ителгән. Аллаһының ачуыннан, җәһәннәмгә эләгүдән куркып һәм Аның мәрхәмәтенә, җәннәтенә өметләнеп укыла. Намазның билгеләнгән вакытлары һәм тәртибе бар. Ин кыска рәвештә аны укырга өйрәнер өчен берничә сүрә һәм догалар өйрәнү җитә. Иң мөһиме укый башларга кирәк. Аннан тулырак мәглүматлар белән намазыңны җиренә җиткереп укырга тырышасың.

         Намаз исән, акылы камил, балигълык яшенә җиткән кешеләр өчен фарыз. Акылы камил булмаган кешеләргә намаз фарыз түгел. Фарыз ул Аллаһы кушкан һәм үтәлүе мәҗбүри гамәлләр. Аллаһы Коръән-Кәримдә әйтә: “Мин җеннәрне һәм кешеләрне Миңа гыйбадәт кылсыннар өчен генә халык кылдым” (Коръән “Әз-Зәрийәт” сүрәсе, 56 аять).

         Исән кешенең Аллаһы ризалыгы өчен гамәлләр кылырга мөмкичелеге бар. Үлгән кешеләр өчен хакыйкать ачылса да алар берни дә эшли алмыйлар, дөнья нигьмәтләреннән дә аерылганнар. Җыйган маллары, фартир, машиналары, балалары булыша алмый. Аятьләрдә моны тәсдикъ итә: “ Ул көндә малы вә баласы һичкемгә файда бирмәс” (Коръән “Әш-Шугара” сүрәсе, 88 аять). Бердәнбер ярдәм итә торган әйбер – бу дөньяда кылган изге гамәлләре. Шуңа безгә исән кешеләргә тормышыбызны гыйбадәткә баетырга, күбрәк яхшы гамәлләр кылырга кирәк.

         Үлгәннән соң беренче соралачак нәрсә – ул намаз. Хәдистә әйтелә: “...Намазың белән һәлең төзек булса, башка гамәлләрең дә төзек булыр...” (Әт-Тирмизи риваяте). Намаз булмаса, башка гамәлләрнең кыйммәте юк. Намазыңны тиешенчә үтә. Ул беренче урында. Аллаһының әмере беренче. Шул очракта Аллаһы тәүфыйк биреп, унышка ирештерер. Тән һәм җан тынычлыгын да намазсыз таба алмассың. Изге теләкләрең дә намаз укуың сәбәпле кабул була. Дога кылу үзе дә гыйбадәт.

         Намаз укымаган кешенең күңеле кысыла. Йөзе елмайса да, күңеле елый. Ачкыч намаз укуда. Намаз – җәннәт ачкычы. Таһәрәт – намаз ачкычы. “Бисмилләһ” сүзе -  тәһарәт һәм барлык эшләрнең ачкычы. Бу сүзләрнең мәгънәсе Аллаһы исеме белән эш башлауны аңлата.  

         Кеше Аллаһы Тәгаләгә мохтаҗ. Аллаһы бай – Әл-Ганий, көчле – Әл-Газиз, кодрәтле – Әл-Кадир, бар нәрсәгә көче җитә. Ул ни тели, шуны эшли. Ул ачучы – Әл-Фаттах, ризыкландыручы – Әр-Раззак, шифа бирүче - Әш-Шәфи, вәкил, ышанычлы, эшләреңне оештыручы, яклаучы – Әл Вәкил. Аллаһы – Әш-Шәкуур – бүләкләүче, кадер белүче, кешенең Аллаһы ризалыгы өчен эшләгән әз генә изгелегенә карамастан күп тапкыр артык саваплар, мәрхәмәтләрен бирә. Аның исемнәре белән Аңа мөрәҗәгать итәбәз, догалар кылабыз.

         Аллаһы ризалыгы өчен изге гамәлләрдә узышыгыз диелә Коръән аятьләрендә: “Һәркемнең юнәлергә кыйбласы бар. Сез изгелекләр кылуда бер-берегез белән ярышыгыз. Кайда гына булсагыз да Аллаһы барыгызны да бер җиргә җыяр. Хакыйкатьтә Аллаһының бар нәрсәгә кодрәте җитә” (Коръән “Әл-Бәкара” сүрәсе, 148 аять).

         Балаларыбызга да күркәм үрнәк күрсәтү мөһим. Барлык пәйгамбәрләр гәләйһим сәләм балаларын үгетләгән. “Ибраһим да һәм Йагъкуб та угылларына: “Ий, угылларым! Аллаһы сезнең өчен бу динне билгеләп куйды. Шулай булгач, мөселман булмыйча үлеп китә күрмәгез!” – дип васыять бирделәр” (Коръән “Әл-Бәкара” сүрәсе, 132 аять). Шулай ук Лукман-хәким улына өйрәтә: “Ий, улым! Аллаһыга тиңдәш тотма! Ширек кылу (тиңдәш тоту), әлбәттә, бөек  золым бит”, - диде... Ий, улым! Намаз үтә, яхшылыкка өндә һәм яраксыздан тый, һәм сиңа ни кагылса да сабыр ит! Хакыйкатьтә, бу – эшләрдә кыю булудан!” (Коръән “Лукман” сүрәсе, 13,17 аятләр).

         Намаз укыганда игътибарлы булырга кирәк. Дөньяви уйларны калдырып, укыган аятьләрнең мәгьнәләрен өйрәнеп, бирелеп укырга кушыла. Кем каршында торасың намазда? – бөек Аллаһы каршында. Моны тоеп укуың яхшы.

         Намазда Аллаһы тел, җан, тән гамәлләрен берләштергән. Намаз – Ислам диненең нигезе, буйсыну, тән белән гыйбадәт. Бу эшләр Аллаһының гыйззәт иясе булуын танып белгәннән соң башкарыла башлый. Намаз турында Аллаһы тәгалә Коръәндә әйтә: “... намаз үтә. Хакыйкатьтә, намаз фәхешлектән (бозыклыктан) һәм ярамаган эшләрдән тыя бит! Аллаһыны зикер итү (искә төшерү) исә олырак. Һәм сезнең нәрсә кылганыгызны Аллаһы белеп тора” (Коръән “Әл-Гәнкәбут” (Үрмәкүч) сүрәсе, 13,17 аятләр). Шулай ук намаз  — гөнаһлар кичерелүенә, дәрәҗәләр артуына сәбәп була.

         Намаз Аллаһы белән әнгәмә, килешүне яңарту. “Сиңа Раббыңнан иңдерелгән нәрсәнең хаклык икәнлеген белүче сукыр кеше кебекме? Зиһеннәре булганнар гына искә ала бит, Аллаһыга биргән вәгьдәне төгәл үтәүчеләр һәм килешүләрен бозмаучылар” (Коръән “Әр-Рәгд” сүрәсе, 19-20 аятьләр). Сүз Аллаһыга һәр кешенең бу дөньяга килгәнче үк Аңа гына гыйбадәт кылачакбыз дип вәгьдә биргәне турында.

         Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһү гәләйһи үә сәлләм һәр иртәнге намаздан соң  Аллаһы Тәгаләдән алдагы бөтен көнгә көч һәм фатихалар сорап шундый дога кылган:

         Әллаааһуммә иннии әс-алюкә гильмән нәәфигән, үә ризкан таййибән, үә гәмәәлән мутәкаббалән.

"Йя Аллаһы, чыннан да, мин Синнан файдалы белем, яхшы өлеш (файдалы, бәрәкәтле, хәләл ризык, мал) һәм Син кабул итәчәк гамәл сорыйм" (Ибн Мадҗа, Әхмәд риваятьләре).

         Намаздан соң мөмкинчелеген булса чак кына намазлыкта утырып зикерләр әйтү тормышыңның да, гыйбадәтеңнең дә бәрәкәтен арттыра. Син намазлыкта булганда фәрәштәләр синең өчен дога кыла, синең өчен мәгьфирәт һәм мәрхәмәт сорыйлар. 

                                                                  Лира ГАФИУЛЛИНА.

Автор: