

Тантаналы чараны район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев ата-бабаларыбыздан мирас итеп калган динне өйрәнеп, гыйлемнәрен камилләштерергә омтылган якташларны сәламләде. "Бик сынаулы чорда яшәвебез. Динне үз иткәннәр райондашлар СВОдагы якташларга зур теләк белән ярдәм итүләрен билгелисе килә. Ихлас күңелдән рәхмәт сүзләре җиткерәм.Районнан СВОда өчйөзиллеләп ир-егетләребез катнаша. Гуманитар ярдәм җибәрү даими башкарыла. СВОдагы якташларга ярдәм итүдә һәркайсыгыз өлешләрен кертә. Һәркем үз эшендә тырышып көч сала. Яшәү өчен уңай шартлар тудыру эшен дәвам итәбез...
Динне тирәнтен өйрәнгән якташлар артуы матур күренеш. Укучылар саны арта барсын. Белемнәре камил булсын.
Илдә, дөньяда тынычлык булсын, бу иң мөһиме",— дип сызык өстенә алды Илгиз Әхвәс улы.
Батырша мәчете имам-мөхтәсибе Рәфис хәзрәт Шәйхәйдаров Коръәни Кәримне укырга өйрәнү белән беррәттән Ислам дини кануннарына төшенгән укучылар төркемен бердәмлеген ассызыклады. Намаз уку тәртибе, дога кылу, зәкәт, хаҗ гамәлләрен аңлаган мөселман кардәшләр шулай ук киләсе буынны тәрбияләүдә үз өлешен кертүенең мөһимлеген ассызыклады. Гомрә хаҗ кылу үзенчәлекләренә тукталды һәм хаҗ кылырга теләүчеләрнең исемлеге булдырылуын билгеләде.Шул очракта мәңгелеккә киткән зур әни, зур әтиләре рухына дога кылырдай варислар калдыруы көн кебек ачык. Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп, ярамаганыннан тыелып яшәргә чакырды.
Чараны алып баручы Гүзәл Камалтдинова изге китап укырга өйрәнгән ханымнарга сүз бирде. Чыгарылыш төркем укучылары, төрле яшьтәге нәфис зат вәкилләре Ясин сүрәсен бар кагыйдәләргә туры китереп укып ишеттерде. Җыелган якташлар белем биргән укытучыларга рәхмәт сүзләре юллады. Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең "Умырзая" театр коллективы Батырша исемендәге мәчет имам-хатибы, "Батырша" музее җитәкчесе, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәфис Шәйхәйдаровның тормыш юлына багышланган театраль чыгышы чараны үзенчәлекле итте. Бу спектакль өзегедәй тамаша районда гына түгел, республика күләмендә киң танылган. Къптән түгел Әлшәй районында үткән конкурста 19 команда арасында "Иң отышлы гыйльми-күзәтү эше" номинациясендә җиңү яулап кайтулары мәгълүм. Рәфис Муллагатдәр укучылар тырышлыгын билгеләп һәр катнашучыгаистәлеккә бүләкләр тапшырды.
Филзә Шәйхәйдарова гыйльми-тикшерү эше нигезе итеп тормыш иптәшенең үткәннәренә мөрәҗәгать итүләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде: ”Динне саклау өчен яуга чыккан Батырша шәхесен халык онытмасын өчен Рәфис хәзрәт бу эшкә бар булмышын салды. Батырша китапханәсеннән китапларны үзенә ышанып тапшырдылар. Бу ядкарь белән халык таныша алсын өчен музейны район үзәгендә төзү өчен хәстәрлек күрде. Карышбаш төбәгенең күренекле шәхесе Шлиссельбург крепостендә башын салган. Кабере дә шунда булуы мәгълүм. Рәфис хаҗи Батыршаның туган нигезеннән туфрак илтеп салуны хәстәрләде. Анда хәзер музей булдырылган. Якташлары данлыклы шәхесебез белән горурлана. Үткән елда Рәфис Муллагатдәр Батырша өчен гомрә хаҗ кылып кайтты".
Дин гыйлеме өчен күп көч салган
Чыгарылыш төркем исеменнән Фәнидә Борһанова, Флорида Рәҗәпова, Гөлфия мөгаллимәләргә рәхмәт сүзләре җиткерде. Мөселман хатын-кызлары кигән киемнәре белән аерылып торырга тиешлеген дә дәрестә йөргән, гыйлем үзләштергәннәргә аңлатканнар. Дөрес, мөселман хатын-кызының тышкы кыяфәте белән беррәттән башкарган эшләре дә күркәм булырга тиеш.
Белем дәрьясына әйдәгән Зөлфия Гарифуллина, Җәмгыя Хәмәтова камиллеккә омтылган укучыларның тырышлыгын билгеләде. СВОда булган якташларыбыз исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуларын өмет баглап Коръән чыгулары өчен ”Вагнер” позывнойлы улы мобилизациянең беренче көненнән ил мәнфәгате өчен сафка баскан Рәйсә Гыйбадуллина ихлас күңелдән рәхмәт сүзләре юллады.
Аралашу уңган хуҗабикәләр тырышлыгы белән әзерләнгән чәй табыны артында дәвам итте.