

Тантаналы чарада район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев ата-бабаларыбыздан мирас итеп калган динне өйрәнеп, гыйлемнәрен камилләштерергә омтылган якташларны сәламләде. Бик сынаулы чорда яшәвебез, динне үз иткәннәр райондашлар СВОдагы якташларга ярдәм итүләрен билгеләп рәхмәт сүзләре җиткердею
Чыгарылыш төркем укучылары, төрле яшьтәге ханымнар Ясин сүрәсен бар кагыйдәләргә туры китереп укып ишеттерде. Җыелган якташлар белем биргән укытучыларга рәхмәт сүзләре юллады. Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең "Умырзая" театр коллективы Батырша исемендәге мәчет имам-хатибы, "Батырша" музее җитәкчесе, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәфис Шәйхәйдаровның тормыш юлына багышланган театраль чыгышы чараны үзенчәлекле итте. Бу спектакль өзеге районда гына түгел, рекспублика күләмендә киң танылган. Әлшәй районында үткән конкурста 19 команда арасында "Иң отышлы гыйльми-күзәтү эше" номинациясендә җиңү яулап кайтулары мәгълүм.
Аралашу чәй табыны артында дәвам итте.
Чара турында тулы мәкаләне алдагы саннарда укырсыз.
Рима Вәлиева фотолары.