Гает намазы оешкан төстә үтте. Үзәк мәчете имам-хатибы Филүс хаҗи Камалтдинов вәгазь сөйләде. Мөселманнар тоткан уразаның әһәмияте турында билгеләде. Барыбыз өчен дә мөһим булган вәзгыятьтәге вакыйгаларга тукталды. Махсус хәрби операция җиңү белән тәмамлануын сорап, бөтен дөньяда тынычлык булуына өмет итеп дога кылдылар. Район Хакимияте вәкиле Эльмар Галимҗанов Ураза Гаете уңаеннан тәбрикләде. СВОдагы якташларга гуманитар ярдәм итүчеләргә зур рәхмәт сүзләре җиткерде. Ихлас теләкләр юллады.