Яулык ябынган апа- әбиләр, абый-бабайлар, яшьләр мәчеткә ихлас ният белән килде.
Мәчеттә ифтар ашын оештыруда армый-талмый тырышкан барлык авыл халкы, хәзрәт Ришат Фәрхетдинов оештыру эшләрен киңәшләшеп алып барды. Теләк белдергән авыл халкын Коръән уку серләренә өйрәткән остаз Нәсимэ апа Сафинага, тәмле сый-нигъмәтләр әзерләүчеләргә, барлык ярдәм итүчеләргә Аллаһы Тәгалә әҗер-саваплары насыйп булсын. Киләсе Рамазан айларын да бергә-бергә шатланып, сау-сәламәт булып каршы алырга язсын, дигән теләк юллап дога кылды мәҗлестә катнашучылар. Сынау аен лаеклы үткәреп, киләсе Рамазанны көтеп алу үзе күркәм күренеш бит ул.
Эльвера СОЛТАНОВА.