Сынау ае үзенчәлекле, аны белү өчен шәкертләргә сорау бирү форсаты тиде. Дини уку төркемнәре мөгалимәләре Гүзәл Камалтдинова, Филзә Шәйхәйдарова, Җәмгыя Хәмәтова, Зөлфия Гарифуллина чараны телмәр тоту, сорауларга җавап бирү һәм шәкертләрнең аерым чыгышлары рәвешендә үреп алып бардылар. Тәквалар исәбендә, ягъни беркемгә дә зыян китермәс, җаны-тәне белән Аллаһка ышанучылар рәтендә булу өчен һәр кеше үз өстендә эшләргә тиешлеге чарада сызык өстенә алынды. Рамазан аенда мохтаҗларга бирелергә тиеш фитыр-садакасы турында тукталдылар. Ул ата-анага, үз балаларыңа бирелми. Әмма мохтаҗлыгы булган туганнарга бирергә мөмкин.Бу садаканы мохтаҗларга, яисә фитыр-садакасы өчен аерым булдырылган тартмага мәчеттә салырга мөмкин. Чөнки ул мохтаҗлар өчен кулланыла. Гомумән бу садака мохтаҗларга Ураза гаете алдыннан шатландыру, бәйрәм итәргә ммкинлек бирү йөзеннән башкарыла.
Ураза тоту аңа күңелең белән әзер булу, ният итүдән башлана. Бер ай чамасы көндез ашамый тору, имештер, диета тоту түгел, ә рухи яктан камиллеккә омтылу, телне яман сүздән тыю, начар уйларны йөгәнләү ае булуы мөселманнарны аерым чикләргә кертә. Күңелне пакь итү бер хәл, бу айда бихисап изге гамәлләр кылуда бер ярыштай чорга әйләнергә тиеш ул.
Күптән түгел Мәккә шәһәренә барып, гомрә хаҗ кылып кайтучы якташлар Филзә Шәйхәйдарова, Рәйсә Гыйбадуллина, Фәнисә бу изге сәяхәттән тәэссоратлары белән уртаклаштылар. Күңелләрне нечкәртә алырлык сәфәрдә булып, теләгән башка якташлар бара алсын өчен сорауларга җавап бирделәр. Форсаттан файдаланып үзләре һәм якыннары өчен гомрә хаҗ кылу мисалларына тукталдылар. Рәйсә Гыйбадуллина изге җиргә барып, СВОда катнашкан бар якташлар, аларның ата-аналары исеменнән намаз укып кайтуын әйтте. Җиңү яулап, исән-имин туган якларына кайтуларын сорап кылган догалары кабул булыр дигән өмет ныклы. Чарада катнашучылар барысы да догага кушылдылар.
Рамазан ае алдыннан бихисап якташлар изге гамәлгә үзләрен сынарга әзерләр. Чара ахырында чәй табыны артында аралаштылар.