"Сезнең кайсыгыз да авыз ачканда, финик белән авыз ачсын, чөнки бу игелек (бәрәкәт). Әгәр дә финик булмаса, су белән ачыгыз, чөнки бу да чистарыну". (Ат-Тирмизи риваяте).
Аллаһының Рәсүле саллаллаһү гәләйһи үә сәлләм әйткән: "Ураза тотучының ике шатлыгы бар: берсе Ураза тотканнан соң авыз ачканда, икенчесе, Аллаһы аңа моның өчен савап-бүләк биргәнен күргәндә". (Әл-Бохари, Мөслим риваятьләре).
"Өч нәрсә рәсүлләрнең гәләйһим сәлләм сөннәте була: сәхәрне кичектерү, ифтарны ашыктыру, намазда уң кулны сул кулның өстенә кую" (Тәбәрани риваяте).
Мөхәммәд пәйгамбәр саллаллаһү гәләйһи үә сәлләм әйткән: "Кешеләр иминлектә булырлар авыз ачуны тизләтүдә булсалар (вакыты кергәч тә авыз ачу яхшы)" (Әл-Бохари, Мөслим, ат-Тирмизи, Мәлик риваятьләре).
Әбу Хурайра сүзләреннән хәбәр итәләр, Аллаһы Тәгалә анардан разый булсын, пәйгамбәр саллаллаһү гәләйһи үә сәлләм әйткән: "Әгәр дә (кемдер) онытылып ашаса яки эчсә (ураза вакытында), ул ураза тотуны дәвам итсен, чөнки, чыннан да, аны Аллаһы ашаткан һәм эчергән" (Әл-Бухари, Мөслим риваятьләре).
Аллаһы Тәгалә һәр кешегә бу рамазан аен динебез, дөньябыз, ахирәтебез өчен файдалы үткәрергә ярдәм итсен.
Лира ГАФИУЛЛИНА .