Барлык яңалыклар
Дин
5 март , 05:10

Ураза серләре турында хәдисләрдән

Рамазан аеның соңгы ун көне - аеруча изге вакыт.

Ураза серләре турында хәдисләрдән
Ураза серләре турында хәдисләрдән

       Айша, Аллаһы аннан разый булсын хәбәре: "Рамазан аенда Аллаһының пәйгамбәре саллаллаһү гәләйһи үә сәлләм башка айларга караганда күбрәк гыйбадәт кылган. Ә иң күп табынуы Рамазан аеның соңгы ун көнендә булган. Ул Рамазан аеның соңгы ун төнен гыйбадәттә үткәргән һәм төнлә гаиләсен дә табыныр өчен уяткан” (Әл-Бухари һәм Мөслим риваятьләре).

       Рамазан аеның соңгы ун төнендә Кадер кичәсе — мең айдан да кыйммәтрәк булган Ляйлятул-кадр килә. Аллаһы Тәгалә кешеләрдән бу төн башлануының төгәл вакытын яшергән, ләкин аны рамазан аеның соңгы ун төнендә, аеруча так санлы төннәрдә эзләргә кирәклеге билгеле.  

       Кадер кичендә Җәбраил фәрештә галәйһиссәләм төркем-төркем фәрештәләр белән җиргә төшә. Бу төнне Аллаһыга гыйбадәт кылуда күргән һәр Аллаһы колы өчен дога кылалар.

Лира Гафиуллина.

Дәвамы бар.

Автор:
Читайте нас