Барлык яңалыклар
Дин
4 март , 05:10

Ураза серләре турында хәдисләрдән

Ураза тоту кешене җәһәннәм утыннан саклаячак һәм аны оҗмахка якынайтачак

Ураза серләре турында хәдисләрдән
Ураза серләре турында хәдисләрдән

Ураза Кыямәт көнендә дә калкан.

       Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһу галәһи вә сәлләм: "Ураза һәм Коръән кыямәт көнендә Аллаһы колын яклый. Ураза: "Раббым! Мин аны көннең якты өлешендә ашамлыктан һәм эчемлектән мәхрүм иттем, шуңа күрә аңа ярдәм итәргә рөхсәт ит!", ә Коръән: "Раббым! Мин аны төнлә йокысыннан мәхрүм иттем, шуңа күрә миңа аны хупларга рөхсәт ит!"— диярләр һәм аларның шәфәгатьләре канәгатьләндерелер" (Әхмәт риваяте).

       Ураза тоту кешене җәһәннәм утыннан саклаячак һәм аны оҗмахка якынайтачак, анда ураза тотучылар алар өчен генә билгеләнгән махсус капкалар аша керә алачак: "Аллаһы өчен бер көн ураза тотучының йөзе җәһәннәм утыннан җитмеш ел ераклыкта сакланачак". (Әл-Бухари һәм Мөслим риваятьләре).

       "Чыннан да җәннәттә "Ар-Райян" дип аталган ишекләр бар, алар аша кыямәт көнендә ураза тотучылар керәчәк, һәм бу ишекләр аша алардан башка беркем дә кермәячәк. "Ураза тотучылар кайда?" − дип әйтеләчәк, һәм алар күтәреләчәк, һәм алардан башка беркем дә кермәячәк, һәм алар кергәч, бу капкалар ябылачак, һәм алар аша бүтән беркем дә кермәячәк" (Әл-Бухари риваяте).

Лира Гафиуллина.

Дәвамы бар.

Автор:
Читайте нас