Кемдер ураза тотучыны бәхәскә этәрергә тырышса, аңа исенә төшерергә кирәк, бу вакытта сабыр булуның әһәмиятен: "Ураза калкан булып тора, ураза тотучы барлык әдәпсезлектән саклансын һәм үзен наданнар кебек тотмасын, әгәр кемдер аның белән бәхәсләшергә тырышса яки аны мыскыл итсә, ике тапкыр: "Мин ураза тотам!" – дип әйтсен" (Әл-Бухари риваяте).
Әбу Хурайра хәбәр иткән, Аллаһы Тәгалә аңардан разый булсын, пәйгамбәребез саллаллаһү гәләйһи үә сәлләм әйткән: "Әгәр кеше ялганлаудан һәм ялган белән эш итүдән туктамаса, Аллаһыга аның үз ризыгыннан һәм эчемлегеннән баш тартуы кирәк булмаячак" (Әл-Бухари риваяте).
Рамазанда юмарт булу бик мөһим.
Рамазан аенда пәйгамбәребез саллаллаһү гәләйһи үә сәлләм аеруча юмарт булган. “Аның иң юмарт мизгелләре —Җәбраил фәрештә галәйһиссәләм аның белән Рамазан аенда очрашканда булган. Ул бернинди киртәләрне дә танымаган изге җилдән дә юмарт булган" (Әл-Бохари, Мөслим риваятьләре).
Юмартлыкның төрле ысуллар бар, мәсәлән, бу вакытта дин кардәшеңне авыз ачтыру (ифтар выкытында ашату). Ураза тотучыларны ашату үзең ураза тотуыңа өстәп савап алу була. Әгәр дә кеше ярлы булса, ул башка ураза тотучы белән кечкенә генә булса да - финик яки бераз су белән уртаклаша ала: "Кем ураза тотучыны ашатса, аңа ураза тотучының ураза тотуы өчен савап булыр, һәм савабы кимемәс. Сәхабәләр: "Ий, Аллаһы илчесе, безнең һәрберебез дә ураза тотучыны ашатырлык бай түгел", — диделәр. Пәйгамбәребез саллаллаһү гәләйһи үә сәлләм әйткән: "Әгәр сез булдыра алмасагыз, туйдырырга кирәк түгел (авыз ачтырганда). Аллаһы бер финик өчен дә, су яки сөт өчен дә бүләкләячәк" (Әхмәт, Тирмизи һәм Ан-Насаи риваятьләре).
Лира Гафиуллина.
Дәвамы бар.