Барлык яңалыклар
Дин
2 март , 05:10

Рамазан аенда сәхәр ашау бәрәкәте

Рамазан аеның тасвирламасы – бәрәкәтле Рамазан шәриф. Бу айда мөселманнар күбрәк изгелекләр эшләргә тырыша, ураза тотып, Коръәни-Кәрим китабын укып күп савапларга ирешә.  

Рамазан аенда сәхәр ашау бәрәкәте
Рамазан аенда сәхәр ашау бәрәкәте

 

       Сәхәр ашауның беренче бәрәкәте пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһү гәләйһи үә сәлләмнең сөннәтен үтәвебез була, ул шулай эшләгән дип эшләү хәерле. Икенчесе —көн озынына ашамый-эчми торыр өчен бераз туклану һәм эшләребез, гыйбадәтләребез өчен көч җыю. Өченче файда – таң вакыты бәрәкәте. Бу вакытта Аллаһы Тәгалә догаларны кабул итә: “Аңа бирер өчен сораган кеше бармы? Аңа җавап бирү өчен дога кылучы бармы? Аны гафу итәр өчен гафу үтенүчеләр бармы?». Һәм бу таң атканчы дәвам итә. (Xәдис Мөслим риваятендә).

       Пәйгамбәребез саллаллаһү гәләйһи үә сәлләм гә Коръәндә әйтелгән: “Әйт: “Аллаһыны яратсагыз, минем арттан иярегез, шул чагында Аллаһы сезне яратыр һәм гөнаһларыгызны кичерер. Аллаһы гафу итүче, рәхимле”. (Коръән, “Әәл- Гимран” сүрәсе, 31 аять).

Уразаның һәр көне ике дәвәрдән тора.

Беренчесе: таң атканнан алып кояш баеганчыга кадәр. Бу вакытта эчәргә, ашарга һәм тормыш иптәше белән җенси мөнәсәбәтләргә ия булырга ярамый.  Икенчесе: кояш баегач таң атканчыга кадәр, ягъни тәүлекнең төнге чоры — ашау, эчү һәм тормыш иптәше белән җенси мөнәсәбәтләр рөхсәт ителә.                   Сәхәр һәм ураза нияте       Сәхәр һәм ураза тоту нияте бер-берсе белән бәйле, чөнки бу тыелу чоры алдыннан ике эш. Иртән ашаганнан соң Аллаһы Тәгаләнең әмеренә буйсынып, кеше ураза тотарга ниятли. Ният урыны — йөрәк, ләкин ният сүзен телдән дә әйтеп була. Уразага ният үрнәге:  “Нәүәйту ән әсуумә саумә шәһри рамадаанә минәл-фаҗри иләл мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгәәләә”. Тәрҗемә: “Ният кылдым Рамазан аеның уразасын тотарга  таң вакытыннан кояш батканчы Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ихласым илә”.  Ифтар. Кичке ашау алдыннан нинди дога укырга?         Ифтарда финик (йозем) кабып яки су эчеп түбәндәге дога укыла: “Алааһуммә лякя сумту үә бикя әәмәнтү үә гәләйкя тәүәккәлтү үә гәләә ризкыкә әфтартү фәгъфирлии йә гаффәәру мәә каддәмтү үә мәә әххартү”. Тәрҗемә: “Йә, Аллаһы, мин синең ризалыгың өчен ураза тоттым. Сиңа гына иман китердем һәм сиңа тәвәккәл кылдым һәм синең ризкың илә авызымны ачамын. Йә, гөнаһларны гафу итүче Аллаһы, минем әүәлге гөнаһларымны да, соңгы гөнаһларымны да ярлыка”.   

 Лира ГАФИУЛЛИНА.

Автор:
Читайте нас