"Рамазан —мөбарәк ае килде. Бу вакытта Аллаһы Тәгалә сезгә Үзенең махсус мәрхәмәтен иңдереп мөрәҗәгать итә, гөнаһларыгызны кичерә, игелекле эшләрдә тырышлыгыгызга карап, фәрештәләр алдында мактап, догаларыгызны кабул итә. Шулай итеп, Аллаһы алдында үзегезнең Аллаһыдан куркуыгызны күрсәтегез, чөнки бу вакытта иң бәхетсез кеше —Аллаһы рәхмәттән баш тартучы "(Мәҗмуә әз-Зәвәид).
Рәсүлүллаһ салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнән хәбәр ителә: "Минем җаным аның кулында булучы белән ант итәм, ураза тотучының исе Аллаһы Тәгалә өчен мускус исеннән яхшырак, һәм Аллаһы әйтә: "Ул Минем өчен үз ризыгыннан, эчүеннән һәм теләкләреннән баш тарта. Бу ураза Минем өчен, һәм Мин аның өчен түләячәкмен, ә яхшы эш өчен ун тапкыр!" (Мәлик, әл-Бухари, Мөслим, Әбү Дауд, Ибн Мәҗә риваятьләре).
Рамазан аенда изге гамәлләр кылу өчен аеруча уңайлы шартлар туа, чөнки вәсвәсәләр кими: "Рамазан ае җиткәч, җәннәт капкалары ачыла, җәһәннәм капкалары ябыла, шайтаннар чылбырлана" (Әл-Бухари риваяте). Шайтаннар— богауда, ләкин безнең тагын бер дошман— безнең үз нәфесебез, ирекле булып кала, шуңа күрә рамазан аенда кеше үзен сабыр тотарга һәм күп төрле зыянлы теләкләрен тыярга тиеш.
Лира Гафиуллина.
Дәвамы бар.