Барлык яңалыклар
Дин
1 март , 05:10

Рамазан аенда сәхәр ашау бәрәкәте

Сәхәрдә туклану көндез ураза тотарга көч-куәт һәм кичкә кадәр сабыр итәргә мөмкинлек бирә. Иртәнге ашка нинди ризыклар, нинди күләмдә әзерләргә кирәк, аларны ничек кабул итәргә?

Рамазан аенда сәхәр ашау бәрәкәте
Рамазан аенда сәхәр ашау бәрәкәте

Ризыкларның гадәти җыелмасы — табигый эчемлекләр, чикләвекләр һәм коры яки туңдырылган җиләк-җимеш, ит ризыклары, балык, эремчек һәм йомырка. Шулай ук яшелчәләр, яшел тәмләткечләр, ярмалар, зәйтүн мае, тулы бөртекле икмәк булса яхшы. Финиклар, инжир, кара җимеш, йөзем ашала.  Иртәнге аштан соң ук йокларга ятмаска, күпмедер вакыт уяу булырга кирәк. 

       Аллаһы илчесе саллаллаһү гәләйһи үә сәлләм әйткән: “Кешенең үз карыныннан да яман савыт тутырганы юк. Чыннан да, әдәм баласына  берничә кисәк җитәр иде. Әгәр инде ашаса, ул ашказанының өчтән бер өлешен ризык белән тутырсын, өчтән бер өлешен эчемлек белән, ә калган өчтән берен сулауның җиңеллеге өчен буш килеш калдырсын” ( Ибн Мәҗә, Тирмизи, Әхмәт риваятьләре).

       Мөхтәрәм Пәйгамбәребез саллаллаһү гәләйһи үә сәлләм безгә медицинаның төп нигезләмәләренең берсенә күрсәтә. Бу профилактика нәтиҗәсендә кеше үзенең сәламәтлеген саклый. Ул азык кабул итүдә уртача булудан гыйбарәт. Кеше үз тәнендә тереклекне саклап калыр өчен җитәрлек күләмдә ашарга тиеш һәм бу тиешле гамәлләр кылыр өчен аңа җитәрлек көч бирә.

       Пәйгамбәребез саллаллаһү гәләйһи үә сәлләм әйткән: “Сәхәр вакытында ризык кабул итүдә бәрәкәт, аны калдырмагыз, хәтта бер йотым су булсада эчегез" (имам Әхмәд риваяте).

       Тулы иртәнге ашка вакыт булмаса, су булса да эчәргә кирәк. Су эчүне сәхәр ашаган очракта да калдырмыйбыз. Бөтен су күләмен берьюлы эчеп бетерергә ярамый, организмны көн буена сыеклык белән тәэмин итү өчен, аны берничә тапкырга бүләргә кирәк. Сәхәр вакытында 1-2 стакан су эчү хәерле. Суны иртәнге аштан соң 20 минут узгач эчергә киңәш итәләр яки торгач та ризык җылынганчы. Татлы һәм газлы эчемлекләр эчәргә кирәкми, чөнки алар сусауны ныграк арттыра, сусауны басмыйлар.

Лира Гафиуллина.

Дәвамы бар.

Автор:
Читайте нас