Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһү гәләйһи үә сәлләм әйткән: “Ураза вакытында таң алдыннан ризык кабул итегез! Хакыйкатьтә сәхәрдә бәрәкәт бар!”(Әл-Бухари һәм Мөслим риваятьләре). Сәхәр ашау өстенлекле гамәл. Тагын бер хәдистә пәйгамбәребез саллаллаһү гәләйһи үә сәлләмнең сәхәбәсе әйткән: “Мин Аллаһының илчесе янына кердем, ул сәхәр ашаганда: “Чынлап та, бу сезгә Аллаһы тарафыннан бирелгән бәрәкәт, сез аны калдырмагыз” (ан-Насаи риваяте).
Сәхәрнең әһәмияте зур. Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһү гәләйһи үә сәлләм болай дигән: “Дөрестән, безнең ураза белән китаб кешеләре (башка диннәр) уразасы аермасы —сәхәр ашау” (Мөслим риваяте).
Кайчан сәхәр ашарга?
Ашауны иртәнге намаз алдыннан якынча сәгать ярым вакытта кабул итәргә кирәк.
Кайсы вакытта торырга?
Ашыкмыйча гына ашау өчен, сәгать - сәгать ярым алдан торсаң яхшы була. Сәхәрне тәмамлауга килгәндә, Коръәндә әйтелгән: “Таңда ак җеп кара җептән аерылганчыга кадәр ашагыз, эчегез, моннан соң уразагызны кояш баеганчыга кадәр тәмам тотыгыз” (Коръән, “әл-Бәкара” сүрәсе, 187 аять). Офыкта (горизонтта) килүче көн белән узып баручы төн арасында аермачык сызык барлыкка килгәнче, дип тә аңлатыла. Ашауны мәчеттән азан тавышы башланганчы төгәлләргә кирәк.
Сәхәр ашау, ураза тоту —ул диета түгел, ә рух тәрбиясе һәм Аллаһы Тәгаләгә табынуның бер төре. Ризыкны таң атканчы кабул итәргә кирәк. Аз гына ашау һәм эчү дә сәхәр ашау булып санала. Әгәр мөселман кеше сәхәр вакытын йоклап калса, ул көндез эчүдән һәм ризыктан тыелырга тиеш.
Сәхәр вакыты – бәрәкәтле вакыт, шуңа күрә бу вакытта догалар кылырга кирәк. Шул вакытта Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкате җиргә төшә һәм ялварулар кабул ителә.
Лира ГАФИУЛЛИНА.
Дәвамы бар.