Рәсүлүллаһ саллаллаһү гәләйһи үә сәлләм уйланды, ике көмеш тиене калган иде, кызның ике көмеш тиене югалган...
Ул әйтте:
- Елама, бәләкәч! - һәм көмеш тиеннәрен кызның учына салды.
Әмма кыз елаудан туктамады. Инде ул өйенә кайтырга курка иде, соңга калганы өчен тиргәшерләр, тукмарлар, дип. Пәйгамбәребез саллаллаһү гәләйһи үә сәлләм кызның уйларын аңлап, аны җитәкләп өйенә кайтарып барды.
Өйнең ишегенә җиткәч, рәсүлюллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм хуҗасына "Әссәләәму галейкум", - диде. Ишекне ачучы булмагач, яңадан кабатлады. Өченче тапкырдан соң гына ишек ачылды.
Мөхәммәд саллаллаһү гәләйһи вә сәлләм сорады:
- Минем сәламымны ишетмәдегез мени?
Өй хуҗасы әйтте:
- Ишеттек, сөекле пейгамбәребез. Тавышыгызны кат-кат ишетәсебез килде.
Һәркем дә таркалып калыр иде, өйенә пейгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзе килгәч. Нинди шатлык бу! Нинди бәхет!
Пейгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм, сөенүеннән нишләргә белми басып торган хуҗага, бәләкәй кызга ишарә итеп, әйтте:
- Ул сездән, соңга калуы сәбәпле, бик курка. Аллаһыдан куркыгыз, аны тукмамагыз.
Өй хуҗасы, бераз ушына килеп:
- Йя, Аллаһының илчесе, шаһит бул, мин бу кызны коллыктан азат итәм. Аны китерү сәбәбе белән мин һәм минем өй әһелләре сине күрү бәхетенә ирештек.
Пейгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм шул тиклем сөенде. Шатлыгыннан ул кулларын күтәреп дога кылды:
- Йя, Раббым, Син миңа биргән ун көмеш тиенгә, шул кадәр бәрәкәт салгансың! Син шул акча белән мине дә хәерчене дә киендердең! Шуңа өстәп кол кызга азатлык та бирдең...
("Пәйгамбәр Мөхәммәд, саллаллаһү гәләйһи үә сәлләм һәм балалар" китабыннан русчадан тәрҗемә)
Лира Гафиуллина.