Барлык яңалыклар
Дин
20 гыйнвар , 05:00

Фитри иман

Ислам дине кыенлыклар һәм сынаулар – кеше яшәешенең бер өлеше дип өйрәтә. Ислам динен кабул иткәннән соң, кеше сынаулар, авырлыклар,  очраклылык түгел, ә Аллаһының хикмәтенең бер өлеше икәнен аңлый башлый.

Фитри иман
Фитри иман

Барысы да Аллаһы Тәгалә алдан билгеләгәнчә бара. Раббыбыз кешене сынаулар турында кисәтә, һәм аларны сабырлык белән үткәрергә ярдәмен дә бирә. Мөселман кеше авыр вакытлар килгәндә үзен ничек тотарга икәнен төгәл белә, чөнки аны Изге Коръәндә Аллаһы Тәгалә өйрәтә, кисәтә. Дин тотучы нинди генә хәлдә калмасын, ул галәмдә Аллаһы рөхсәтеннән башка берни дә булмый дип ышана. Сынаулар, кыенлыклар, төрле вакыйгалар – һәрнәрсәнең ахырында хәерлелек барына өметләнә.          Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу гәләйһи вә сәлләм әйтте: “Иманлы кешенең хәле бик гаҗәп. Теләсә нинди вәзгыять - аның файдасына. Һәм диндардан башка берәүгә дә (бирелмәгән) бу. Әгәр берәр нәрсә шатландырса, ул рәхмәт белдерә (Аллаһыга) һәм аның өчен яхшылык языла. Әгәр аңа хәсрәт төшсә, ул сабырлык күрсәтә, һәм бу (шулай ук) аның өчен яхшылыкка әверелә”. (Мөслим риваяте)

Үз яшәешенең асылын, аңлый алган һәркем, һичшиксез, күңел канәгатьлеге, тынычлык һәм ышаныч таба. Аллаһы Тәгалә мөэминнәргә җәннәт вәгъдә итә. Ислам динен кабул итеп кеше Аллаһының мәрхәмәтенә һәм кичерүенә ирешә.

 

                                                                                                       Лира Гафиуллина.

Автор:
Читайте нас: