Барлык яңалыклар
Дин
19 гыйнвар , 06:05

Пәйгамбәр Мөхәммәд, саллаллаһү гәләйһи үә сәлләм һәм балалар

Пәйгамбәр Мөхәммәд, саллаллаһү гәләйһи үә сәлләм тормышыннан бер фәһемле вакыйга.

Пәйгамбәр Мөхәммәд, саллаллаһү гәләйһи үә сәлләм һәм балалар
Пәйгамбәр Мөхәммәд, саллаллаһү гәләйһи үә сәлләм һәм балалар

Ул бәләкәй кызны өйенә алып кайтты
         Вакыт кичкә таба иде. Кояш эссесен салкынча җил алыштырган иде. Бәләкәй генә кыз Мәдинә шәһәренең карангыланып килгән урамнарында елап йөри иде... Бәләкәч кенә кулларына, куркудан кысылган йөрәктән тамчы-тамчы ялгызлык яшләре ага иде.
          Пәйгамбәр Мөхәммәд, саллаллаһү гәләйһи үә сәлләм елаган кызны күрде. Кызның хәсрәте аңарга тәэсир итте. Аның янына барып, аңа мәрхәмәт-шәфкать белән карап, сорады:
- Нигә елыйсың, бәләкәч?
Кыз үзенең елау сәбәбен ачыклап:
- Хуҗам миңа ике көмеш тиен биргән иде. Мин он алырга тиеш идем. Мин аларны югалттым!
Бу бәләкәй кыз хезмәтче, кол икәне аңлашылды. Ул аңа ачуланырларда, тукмарлар дип, өйенә кайтырга куркып елый икән.
Бу көнне пейгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзендә ун көмеш тиене бар иде. Иртә белән дүртесенә үзенә күлмәк сатып алды. Өйенә кайтып җиткәндә бер хәерчене очрады. Пәйгамбәр Мөхәммәд, саллаллаһү гәләйһи үә сәлләмнең күлмәге аңа бик охшады һәм ул аңа күлмәген бирде дә, үзенә яңадан барып алды.
        
                                                                                     Лира Гафиуллина.

Дәвамы бар.

Автор:
Читайте нас: