Ислам - ул “күндәмлек (буйсыну)”, “тугрылык” дигән сүз, барыннан да элек Аллаһка буйсынучанлык һәм тугрылык.
Аллаһы Тәгаләне эзләү һәм Аңа якынаерга омтылуны нинди дә булса матди сәбәпләр белән аңлатып булмый. Кеше Аллаһыга йөрәк белән якыная. Акыл - йөрәк ярдәмчесе. Кеше Аллаһы Тәгаләгә нәфсен тәрбияләү аша килә. Чөнки ул диннең әмерләрен үтәп, тыелган гамәлләрдән баш тартырга тиеш. Хисләрен тәрбияләп, матди дөньяга зур омтылышларын җиңеп, кеше җаны, читлектән иреккә чыккан кош кебек, туган иленә әйләнеп кайта, Аллаһыга әйләнеп кайта.
Аллаһы Тәгаләгә якынаю чарасы - иман һәм изге эшләр белән ныгытыла торган, белем. Изге гамәлләрнең асылы - эчкерсезлек, ихласлык, гыйлемгә таяну. Аллаһы Тәгаләгә табыну бары тик Аның хакына гына башкарылырга тиеш.
Кешелекнең хәсрәтләрдән котылу юлы Коръәндә тасвирлана: “... Чынтап та, кеше зыян (зарар) күрү хәлендә, иман китереп, изге гамәлләр кылып, бер-берсен хакыйкатькә өйрәтүчеләрдән һәм сабырлыкка өдәүчеләрдән башка”. (Коръән “әл-Гаср” сүрәсе, 103:2-3) Бу аятьләрдән аңлыйбыз ике дөнья бәхете юлы
Исламда кеше тормышындагы барлык мөһим сорауларга да җавап бар. Дин кешенең хисси, физик һәм рухи ихтыяҗларын исәпкә ала. Аллаһы Тәгалә тарафыннан иңдерелгән тәртип кешенең әхлагын да, тормышын да яхшы якка үзгәртә. Кешенең ниятенә карата көндәлек эшләре дә гыйбадәт кылуга әйләнә. Мәсәлән чисталыкны кайгырту, вакытында йоклау - иртә белән торып намаз уку өчен. Сәламәтлегеңне карау - гамәл-гыйбадәтләрне камил рәвештә башкару теләге белән.
Дин Ислам Кыямәт көненә кадәр яшәп килгән кешелек файдасына бирелгән. Ислам - тормышыбызда яшәү рәвеше, бәйрәмнәрдә, ял көннәрендә генә түгел. Динле кеше тәүлегенә егерме дүрт сәгать, атнасына җиде көн Аллаһы белән бәйле. Һәм һәр көне, сәгате, минуты өчен Аллаһы каршында җаваплы. “Син бүген Аллаһы ризалыгы өчен ни эшләдең?”
Кайда, ничек , кемгә , күпме, нинди рәвештә, нинди гамәлләр эшләргә? Аллаһы Тәгалә Үзенең мәрхәмәте белән безгә җитәкчелек – Изге Коръән һәм пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһү гәләйһи үә сәлләмнең сөннәтен (яшәү үрнәген) бирде.
Лира Гафиуллина.
Дәвамы бар.