Барлык яңалыклар
Дин
12 гыйнвар , 05:00

Оныклары өчен ул минбәрдән төште...

Ул балалар кулын беренче җибәрмәс иде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм кайда гына булмасын, аны балалар уратып алган.

Оныклары өчен ул минбәрдән төште...
Оныклары өчен ул минбәрдән төште...

Сөекле пейгамбәребез  салләллаһу галәйһи вә сәлләм аларга карата шул тиклем йомшак, җылы мөнәсәбәттә булганга күрә, берсенең дә аның яныннан китәсе килмәгән. Ул аларның һәрберсе белән сөйләшкән, хәлләрен белешкән, шаяртып күңелләрен күтәргән.
         Пейгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм балалар белән үзен дусларча тотканга, алар аңа тартылганнар. Алар аның ышанычлы икәнен тоеп аны җитәкләгәннәр, дус итеп кулларыннан тота торган булганнар. Аллаһының илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм берәр бәләкәй бала кулыннан тотса, кулын бу бала үз кулын алганчы җибәрмәгән. Дуслык элемтәсен башлап өзмәгән. Бала "Мин синең белән аралашырга теләмим", дип аңламасын өчен. Беренче булып кулын бала үзе алырга тиеш булган.
         Бу мисалдан нинди үрнәк алабыз? Пейгамбәребез  салләллаһу галәйһи вә сәлләм баланың хис-тойгыларына, мәһабәтенә карата әдәпле, нечкә күңелле булган!

Лира ГАФИУЛЛИНА.

Дәвамы бар.

Автор:
Читайте нас: