Барлык яңалыклар
Дин
11 гыйнвар , 08:00

Нинди ләззәтне эзли кеше бу дөньяда?

Күңел рәхәтлеге кайда?Кешенең тормышы һәм Аллаһы белән мөнәсәбәтләре аның эзләнүе, күңеленә хуш килгән эшләр белән бәйле. Бу “эзләнү” кеше табигатенең аерылгысыз өлеше, аның нәтиҗәсе кешенең бөтен тормышы дәвамында чагылыш таба. Нәрсә эзли соң бу кеше? 

Нинди ләззәтне эзли кеше бу дөньяда?
Нинди ләззәтне эзли кеше бу дөньяда?

Байлыкка, шөһрәткә казанган кешеләр дә кайвакыт һаман бәхет таба алмый, тагын нидер эзли җаннары. Каян ул аны тапсын?

         Иң башта кеше Аллаһы Тәгалә тарафыннан җан рәвешендә яратылган булган. Аның матди булмаган ягы беренче тапкыр Аллаһы һәм әйләнә-тирә дөнья белән әнгәмәгә керә. Һәм менә аңа юнәлгән беренче сорау:

“... Мин түгелмени сезнең Раббыгыз?” – диде (Аллаһы). Алар: “Әйе, шаһитлык кылабыз!” – диделәр”... (Коръән “әл-Әгъраф” сүрәсе, 7:172)

Бу аятьнең тәфсирендә: “Менә Раббың, Адәм балаларының аркаларыннан аларның нәсел-токымнарын чыгарды. Ул аларны үзләренә карата таныклык кылдыртты: “Мин түгелмени сезнең Раббыгыз?” – диде. Алар: “Әлбәттә! Без шуңа шаһитлык кылабыз”, – диделәр. Сез Кыямәт көнне: “Дөреслектә, без бу нәрсәдән гафил булдык”, - дип әйтә алмассыз”.

Лира ГАФИУЛЛИНА.

 

Дәвамы бар.

Автор:
Читайте нас: