Җеназада катнашу (җеназа уку)
Улгән кешене соңгы юлга озату күмәк бурыч булып тора яки җәмгыятькә йөкләтелгән. Мәет күмелмәсә бу авылның балигъ булган барлык ир-атларга гөнаһ булыр. Әгәр бер төркем аны озатса, берәүгә дә гөнаһ язылмас.
Кешенең үлгән хәбәрен ишеткәндә шундый сүзләр әйтелә:
“Иннаа лилляһи үа-иннаа иляйһи рааҗигуун”
Тәрҗемәсе: “Хакыйкатьтә, без Аллаһның хөкемендә һәм Аңа кайтарылачакбыз” (Коръән, “Сыер” сүрәсе, 156 аять).
Мөселман кардәшең үлгәндә, аны күмәргә әзерләүдә катнашырга (гәүдәсен юу, кәфенләү), җеназа намазын укып, соңгы юлга озатырга, гәүдәсен зиратка илтеп күмәргә кирәк. Бу зур һәм мөһим эшләр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһү гәләйһи үә сәлләм әйткән: “Кем җеназада күмүгә хәтле катнашса, савабы бер кират. Ә күмүдә катнашкан кешегә ике кират”. Аннан: «Ә ике кират нәрсә соң?” - дип сорыйлар. Ул: “Алар гаять зур ике тау кебек саваплар”, - дип җавап бирде (Бухари риваяте).
Лира ГАФИУЛЛИНА.
Дәвамы бар.