Киңәш бирү. Кинәшләшү
Коръәндә пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһү гәләйһи үә сәлләмгә кушыла: “...эштә алар белән киңәшләш! Әгәр бер эш эшләргә карар итсәң, Аллаһка тәвәкәллә. Хакыйкатьтә, Аллаһ тәвәкәлләгәннәрне сөя!” (“Гыймран гаиләсе” сүрәсе, 159 аять).
Хәдистә әйтелә: "Әгәр берәрегез үз кардәшеннән киңәш сораса, бу кардәше аңа киңәш бирсен" (Имам Әхмәд риваяте).
Мөселман кешесе киңәш биргәндә җаваплылыкка аерым игътибар бирергә тиеш. Чөнки кешеләр ышанычлы, зирәкле кешенең, үгет-нәсыйхәтенә мохтаҗ. Шуңа күрә остаз яки имам аерым кызыксыну, игътибар һәм ачыклык белән сөйләшергә тиеш. Милек, сәүдә, мөнәсәбәтләр, кәләш сайлау яки эшкә алыну мәсьәләсе булса, бу сорауга акыл белән җавап бирергә кирәк. Имам Нәвави, аңа Аллаһының рәхим-шәфкате төшсен, болай ди: “Берәрсе сездән киңәш сораса, аңа үгет-нәсыйхәт бирегез, дөрес юлга юңәлтегез, алдашмагыз, хак сүзгә саранламагыз”.
Кешеләр белән киңәшләшсә дә һәр кем үз тормышындагы карарлары өчен үзе җаваплы. Шуңа кеше беренчедән: һәр вакытта Аллаһка мөрәҗәгать итеп, дине, дөньясы, ахирәте өчен хәерлесе булсын, дип теләп юлларын сайларга тиеш. Икенчедән: кинәш сораганда, мәсьәләнең кайсы өлкәдә булуына карап белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк, кайвакыт берничәсенә. “Галим булганда телеңне, оста булганда кулыңны тый”, - дип әйтә халык мәкале.
Лира ГАФИУЛЛИНА.
Дәвамы бар.