Ислам дине биш нигездән тора: Аллаһы Тәгаләне тану һәм аның берлегенә ышану, намаз уку, зәкят түләү, ураза тоту, хаҗ кылу. Мөмкинлеге булган кешеләр өчен гомерендә бер тапкыр булса да хаҗ кылу тиешле. Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһү гәләйһи үә сәлләм: “Хаҗ кылыгыз, шиксез, хаҗ, су керләрне пакьләгәне кебек, гөнаһларны пакьләр”,— дигән.
Динебез буенча акылы камил, балигълык яшенә җиткән, матди байлыгы булган,тәне сәламәт мөселманнарга хаҗ кылу фарыз.
Сәбәпсез хаҗ гыйбадәтен кичектерү дөрес түгел. Шуңа күрә һәр мөселман кешесенең аны башкарырга чын күңелдән нияте булырга тиеш. Шул чагында Аллаһы Тәгалә ниятләгән кешенең Мәккәгә юлын ача ала.
Хаҗга бару нияте турында
Беренчедән: күңелеңнәнә ниятләп, Аллаһы Тәгалә ризалыгы хакына хаҗ кылуны максат итеп куясың.
Икенчедән: хаҗ кылу тәртибен тирәнтен өйрәнә башлыйсың:
рухи, физик, матди яктан ничек әзерләнергә, хаҗ кылганда ничек табынырга, хаҗ кылу чагында ниләр эшләргә тиешлегеңне, мөмкин булганнарны ачыклыйсың.
Өченчесе: кирәкле күләмдә акча туплау өчен аны махсус бүлеп җыя башлыйсың.
Хаҗ —ул күңел омтылышы:
- аерым вакытта (Зөлхиҗҗә ае),
- махсус урынарга барып (Мәккә, Мина, Гарәфәт, Мөздәлифә),
- махсус табынуларны башкару (тәваф, сәгий һәм башкалар).
Хаҗ гыйбадәте Зөлхиҗҗә аеның 9,10,11,12нче көннәрендә, ягьни Корбан гаетеннән бер көн әүвәл башлана, гаетнең өченче көнендә тәмамлана.
Лира ГАФИУЛЛИНА.
Дәвамы бар.