Изге Коръәннең үзенчәлекләре:
Коръән гарәп телендә иңә башлагач, барысы да, хәтта иң яхшы сүз осталары да, шаккатып калганнар. Аларга әлегә кадәр мондый сүзләрне ишетергә туры килмәгән иде. Бер генә кеше дә яхшырак әсәрне иҗат итә алмады. Бу хакта Изге Коръәндә Аллаһы Тәгалә: “Әйт: “Әгәр бу Коръәнгә охшаш булган нәрсә булдырырга кешеләр белән җеннәр җыелсалар да, хәттә берәүләре икенчеләренә ярдәм күрсәтсәләр дә, алар аңа охшаш нәрсә булдыра алмаслар!” (Коръән, “Әл-Исра (төнге күчерү)” сүрәсе, 88 аять)
Шул ук вакытта Коръән Аллаһы ярдәме белән җиңел истә кала, аның теле даими рәвештә укыган кешегә аңлашыла, аның күрсәтмәләре буенча җиңел эш итәргә мөмкин: "Без Коръәнне искә алу өчен җиңел иткән идек, бер генә искә алучы бармы соң?" (Коръән, “Әл-Камәр (ай)” сүрәсе, 32 аять)
Коръән укуның һәм өйрәнүнең савабы турында хәдисләр
Пәйгамбәребез Мөхәммәд, саллаллаһү гәләйһи үә сәлләмгә, әйткән:
“Коръән Аллаһ сүзедер. Күпме савап бирәчәгән Аллаһ белер. Коръән – укыган кешегә карангы кабердә юлдаштыр, мизанда савап ягына авырлыктыр, Кыямәттә шәфәгатьчедер, сират күперендә иптәштер, Җәннәткә юл күрсәтүчедер, анда бөек дәрәҗәләргә менүгә сәбәптер, кайгылы күңелгә шифадыр”.
“Сезнең иң хәерлегез – Коръәнне өйрәнгән һәм башакаларга өйрәткән кеше”.
“Өммәтемнең иң өстен гыйбадәте – Коръән укудадыр”.
“Аллаһы бу китап белән кайбер кавемне зурайтыр, дәрәҗәсен күтәрер. Кайбер кавемне түбән төшерер”.
“Кем Аллаһының китабыннан бер хәреф укыса, аның өчен укучыга бер хәсәнә (яхшылык) бирелер. Бер хәсәнә эченде ун савап бардыр”.
“Күңелендә Коръәннән бер нәрсә дә булмаган кеше – харап бер өй кебектер”.
Коръән Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән китап. Аның оешканлыгы, ягымлы яңгырашы, сөйләменең матурлыгы һәм аятьләр тезелеше, бу катапның Аллаһыдан булуына берәү дә шик калдыра алмый.
Коръән теле — ул әдәбият, хөкемнәр, икътисад, сәясәт, тарих, тәрбия, укыту һәм дин теле. Коръән - ул хикәяләр, үткәннең тарихы, киләчәкнең фаразлары, фәнни хакыйкать, тормыш күренешләре һәм шартлары, тазалык, гигиена һәм үз-үзеңне тоту этикасы.
Коръәнне укыганда, күп кенә галимнәр аның матур сөйләменә сокланалар. Төрле өлкә һәм һөнәр кешеләре анда могҗизалар күрәләр, тасвирлауның төгәллегенә, карарларның хаклыгына, раслауларның дөреслегенә гаҗәпләнәләр.
Коръән белемнәре, аның тирәнлеге - ярсыз диңгезләр, санап бетергесез хәзинәләр. Коръәнне укы һәм фикерлә. Әгәр син аңа вакытыңны бирсәң, ул сиңа үзенең серләреңнән бүләк итәр. Коръәнгә күз сал, дикъкать белән кара —Аллаһыдан куркып, аның ризалыгын өмет итеп Коръән укучыга, Аллаһы Тәгалә чиксез нигьмәтләренә ишекләрен ачар. Шундый отышлы килешүне югалтма!
Әгәр дә кешеләр Коръән турында уйласалар, күңел йозаклары чишелер иде, йөрәкләре йомшарыр иде, озак вакыт утсыз булган яктырткычлар яндырылыр иде. Аларның юллары нур белән яктыртылыр иде, күңелләре күтәрелер иде.
Изге Коръән кешеләргә бөек мәрхәмәт, алар турында кайгырту, бәхетле итү, газаблардан коткару китабы. Һәм шунда китапның төп могҗизасы— ул бөтен кешелек дөньясына, Бөек Аллаһыдан иңгән белемне өйрәтә. Кешеләр күрергә һәм ишетергә, аңларга һәм белергә өйрәнәләр. Коръән дин, иман, игелек яки явызлык, хәләл яки харам турында уйлаучы кешеләргә аерма.
Лира ГАФИУЛЛИНА.