Иман нигезләре алты. Алар ниндиләр? Аллаһыга, аның исемнәренә һәм сыйфатларына ышану. Фәрештәләргә ышану. Аллаһының китапларына ышану. Пәйгамбәрләргә ышану. Кыямәт көненә ышану. Язмышка, тәкъдиргә ышану.
Ун төргәк — беренче пәйгамбәр Адәмгә, илле— Шис пәйгамбәргә, утыз — Идрис пәйгамбәргә һәм ун — Ибраһим пәйгамбәргә, галәйһим сәлләм, бирелде. Аллаһы Тәгалә тарафыннан Муса галәйһи сәлләмгә иңдерелгән беренче изге китап Тәүрат булган. Тәүрат китабыннан соң Давыт пәйгамбәргә, галәйһи сәлләм, Зәбур җибәрелде. Аллаһының өченче китабы Гайсә галәйһи сәлләмгә бүләк ителгән Инҗил. Дүртенчесе — Коръән. Ул Мөхәммәд, саллаллаһү гәләйһи үә сәлләмгә, тапшырылган изге китап.
Без Аллаһы тарафыннан җибәрелгән китапларга ышанабыз. Әмма ләкин, Изге Коръән сүрәләре төшерелгәннән соң, элекке язмалар үз көчен югалтты. Коръән белән Аллаһы Тәгалә Ислам дине юлламасын төгәлләде. "Моңа кадәр иңдерелгәннәрне тәсдыйклап, Ул сиңа хаклык белән китап иңдерде. Һәм Тәүратны һәм Инҗилне иңдерде, моңа кадәр кешеләргә җитәкчелек өчен кулланма итеп һәм аергычны иңдерде. Хакыйкатьтә, Аллаһының аятьләренә көферлектә булучылар өчен каты газап! Хакыйкатьтә, Аллаһы — гыйззәт һәм үч алу иясе!” (Коръән, “Әл-Гыймран (Гымран гаиләсе)” сүрәсе, 3-4 аятьләр)
Коръән сүзе гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә «уку» дигәнне аңлата. Коръән — Аллаһының сүзе. Изге Коръән пәйгамбәребез Мөхәммәд, салләллаһү галәйһи үә сәлләмгә, аять-аять иңдерелә. Үзенең пәйгамбәрлегенә кадәр үк Мөхәммәд, салләллаһү галәйһи үә сәлләм, Мәккә шәһәре янындагы Хира мәгарәсенә баручан була. Рамазан аенда ул ел саен мәгарәгә барып, Аллаһы Тәгәлә турында, донья барлыгы, яратылуы мәсьәләләрендә уйлана, гыйбадәт кыла һәм тәүбәләр итә. Шулай итеп, Аллаһы Тәгалә аны пәйгамбәрлек вазифасын йөкләргә, Изге Китапны кабул итәргә әзерли.
Рамазан аеның бер шундый көнендә, Мөхәммәд, саллаллаһү гәләйһи үә сәлләмгә, Аллаһының әмере белән “Укы”, дигән тавыш ишетелә. Бу Җабраил исемле фәрәштә, галәйһи сәлләм, аша аятьләр иңә башлавы була. Мөхәммәд, саллаллаһү гәләйһи үә сәлләм, “Мин укый белмим!” - дип әйтә. Әмма фәрештә янә әйтә: «Укы!» Пәйгамбәр, салләллаһү галәйһи үә сәлләм, кысылу тоя һәм кабат укый белмәвен әйтә. Өченче тапкырында Җабраил, галәйһи сәлләм Мөхәммәд, саллаллаһү гәләйһи үә сәлләмне, катырак кысу белән кыса, һәм ул: “Укы, юктан бар итеп яратучы Раббың исеме белән! Ул кешене укмашкан кан тамчысыннан яратты. Укы! Һәм Раббың хуш күңелле бит! Ул каләм белән өйрәтүче. Ул кешегә белмәгән нәрсәнә өйрәтте".
Бу "Әл-Гъалякъ (укмашкан кан тамчысы)" сүрәсенең беренче биш аятьләре иде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд, салләллаһү галәйһи үә сәлләмгә вәхи иңүе шулай башланды.
Алдагы язмалардан аермалы буларак, Коръән бер генә тапкыр, бердәм рәвештә түгел, ә 23 ел эчендә аерым өлешләр белән тапшырылды. Күп кенә галимнәр фикеренчә, Коръәннең соңгы аятьләре "Әл-Мәидә (аш табыны)" сүрәсенең 3 аяте булган: “...Бүген Мин сезнең өчен динегезне камилләдем, һәм сезгә Үземнең нигьмәтемне дә тәмамладым. Исламны сезгә дин итү белән разый булдым...”
Изге Коръән - 114 сүрә, 6200дән артык аять, 30 дҗуз-өлешләрдән тора. Коръән сүрәләре Мәккәдә яки Мәдинәдә иңдерелгәннәргә бүленә. Бу пәйгамбәребез Мөхәммәд, саллаллаһү гәләйһи үә сәлләм яшәгән шәһәрләр. Иң кыска сүрә “Әл-Кәүсәр (муллык)” өч аятькә ия, ә иң озын сүрә - "Әл-Бәкара(сыер)”, 286 аятьтән тора.
Мөселманнарның изге китабы “Әл-Фәтихә” (ачып җибәрүче) сүрәсе белән ачыла. Сүрә ислам дине нигезләренең иң кыска эчтәлеген тәшкил итә. Шуңа күрә бу сүрәне уку мәгьнәсе белән бөтен Коръәнне укуга тиңләшә. «Әл-Фәтихә» сүрәсе барлык намазларда да укыла. Аны “Әш-Шәфия” – шифа бирүче, “Әл-Хәмд” – Аллаһыга мактаулар, шөкерләр әйтү сүрәсе дип тә атыйлар.
Мөхәммәд, саллаллаһү гәләйһи үә сәлләм, укый-яза белмәгән. Моның сәбәбен Аллаһының хикмәте дип аңлыйбыз. Пәйгамбәребез, саллаллаһү гәләйһи үә сәлләм, ятим үсә, агасының гаиләсә зур була. Гарәп язуы да ул вакытта барлыкка килгән генә була. Бик сирәк кеше генә укый-яза белгән. Мөхәммәд, салләллаһү галәйһи үә сәлләм, иңгән аятьләрне яттан искә төшергән. Аның тарафдарлары ишеткәннәрен ташларда, сөякләрдә, тиреләрдә язганнар яки ятлап истә калдырганнар. Ул аларны укытып тикшереп торган.
Пәйгамбәребез, саллаллаһү гәләйһи үә сәлләм, үлгәннән соң, аның иң якын дусты, беренче хәлифә Әбу Бәкер, радыйаллаһү ганһү, (Аллаһы аңардан риза булсын), китап рәвешендә Коръәнне җыйдырган. Ә өченче хәлифә Госман, радыйаллаһү ганһү, Коръәнне күчереп яздырып, дөньяның төрле почмакларына тараттырган.
Изге Коръәннең 50дән артык исеме бар. Алар арасында: Китаб (китап), Фуркан (ялганнан дөреслекне аеручы), Тәнзилә (Аллаһы иңдергән), Зикер (Аллаһы Тәгаләне искә алу китабы), Хак (чынбарлык), Нур (иман яктысы), Каләмуллах (Аллаһы сүзе) һәм башкалар...
Лира Гафиуллина.