Балалар, әгәр бу имансызлыкка китермәсә, ата-аналарны тыңларга, киңәшләренә колак салырга тиеш. Ата-аналарга буйсыну аларга карата мәхәббәт билгесе булып тора.
Бервакыт Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһү гәләйһи үә сәлләмнән: «Аллаһы Тәгаләнең кылган гамәлләрдән иң яратканы кайсы?” — дип сорадылар. “Вакытында укылган намаз”, — дигән җавап яңгырады. "Ә аның артыннан нинди?" — дип сорадылар аңардан. "Ата-аналарга ярдәм итү һәм аларга яхшылык эшләргә тырышу", — дип җавап бирде ул (хәдис, әл-Бохари һәм Мөслим риваятьләре).
Лира Гафиуллина.
(Дәвамы бар).