Дин
2 гыйнвар 2024, 23:00

Ата-анага карата мөнәсәбәтләребез ислам динендә

Коръәндә Аллаһы Тәгалә үзенә беркемне дә тиңдәш итмәскә, үзенә генә гыйбадәт кылырга  кушканнан соң, бездән әти-әниләргә яхшылык эшләүне, аларны ихтирам итүне һәм аларга карата яхшы мөнәсәбәттә булуны таләп итә.

Ата-анага карата мөнәсәбәтләребез ислам динендәАта-анага карата мөнәсәбәтләребез ислам динендә
Ата-анага карата мөнәсәбәтләребез ислам динендә

Тагын бер дога үрнәге: “Раббым мине һәм минем ата-анамны, һәм иман китереп инанганнарны хисап булачак көнне ярлыка!” (Коръән, “Ибраһим” сүрәсе, 41нче аять).

“Раббанаа гфирь лии уа лиуаалидәййә уа лиль-муъминиина йяума йякуумуль-хисааб”Аларга үпкәләп, тавышыңны күтәрмәскә, алар белән йомшак итеп сөйләшергә һәм алар алдында шәфкать хисе белән басып торырга кирәк. “...Ата-анаңның берсе яки икесе дә картаюга ирешсә, аларга: “Уф!” — димә, аларга кычкырма һәм аларның икесенә дә гүзәл сүз әйт” (Коръән, “Әл – Исра” сүрәсе, 23нче аять).

Лира Гафиуллина.

(Дәвамы бар).

Автор:
Читайте нас