

Тагын бер хәдистә әйтелгәнчә, Мөхәммәд саллаллаһү гәләйһи үә сәлләмнән бер сәхабә: “И расүлүллаһ, минем яхшы мөгамәләмә иң лаек кеше кем”, – дип сорагач, аңа: “Әниең”,— диде. Шул ук сорауны теге сәхабә тагы ике тапкыр бирде, һәм икесендә дә шул ук җавап алды. Дүртенче тапкыр шул ук соравын ишеткәч, пәйгамбәребез саллаллаһү гәләйһи үә сәлләм: “Әтиең”, — дип җавап бирде.