

Бу гөнаһ АллаҺы Тәгаләгә тиңдәш бирү белән бергә телгә алына. Беркөн пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһү гәләйһи үә сәлләм өч тапкыр: “Танавы җиргә ябышсын (хур булсын), танавы җиргә ябышсын, танавы җиргә ябышсын!” – дигәч, сәхабәләр: “Кемнең, и Аллаһының илчесе,” – дип сорадылар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһү гәләйһи үә сәлләм: “Ата-анасының берсен я икесен дә күреп, (шулар аркасында) җәннәткә керә алмаган кешенең!” — диде.
(Дәвамы бар)
Лира Гафиуллина.